ӘЗЕРЛЕК СЫЗЫГЫНДА: Актаныш районында агулауда эшләүчеләр өчен укулар оештырылды

2021 елның 26 марты, җомга

Язгы кыр эшләре башланырга әллә ни күп вакыт калмады, машина-трактор паркларында, ындыр табакларында әлеге кампаниягә әзерләнүнең соңгы этабы бара.

Булачак уңышның язмышы орлыкларның сыйфатлы итеп, тиешле нормаларда химик эшкәртелүенә дә бәйле. Эшнең сыйфатына агроном һәм агулау машинасында эшләүченең җаваплылыгы да йогынты ясый.

Бу нисбәттән бүген “Башак” хуҗалыгының амбар территориясендә баш агрономнар, ындыр табагы мөдирләре, хезмәтне саклау инженерлары, агулы препаратлар белән эшләүчеләр өчен махсус укулар үтте.

"Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров мондый төр укуларның ел саен гамәлләштерелгәнен ассызыклады.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесес Нәфис Сәлимгәрәев орлыкларны чәчүгә әзерләү, агулау технологияләре турында  тәфсилләп аңлатты. Семинарның практик өлеше хуҗалыкның ашлык саклау складында үтте. Биредә агулау машинасында эшләячәк хезмәткәрләргә агулау технологиясе күрсәтелде. Орлыкны сыйфатлы дәрәҗәдә чәчүгә әзерләүдән тыш, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү дә эштә төп таләп итеп куелды. Хезмәт кешесенең махсус эш киемнәре  белән тәэмин ителгән булуы, инструктаж үтүе иң мөһим шартлар рәтендә.

Бүгенге укуларда игеннәргә агу сибүче агрегатлар һәм аларны тагып йөрүче тракторларга куелган таләпләр дә искәртелде.

Инде икенче атнадан район хуҗалыклары агулауга керешергә ниятли, моның өчен һава температурасының “плюс” тамгасына  гына чыгуы кирәк. Шуңа кадәр барлык хуҗалыкларга да булган кимчелекләрне бетерү бурычы йөкләтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International