СӘЛАМӘТЛЕК САГЫНДА: Актанышлылар “Җиңү өчен Тест” тапшыра

2021 елның 26 марты, җомга

Бүген Актанышта  яшәүчеләр  үзләренең  ВИЧ-статусын билгеләү өчен бушлай аноним тест узу мөмкинлегенә ия. Күчмә  тест-мобиль үзәк хастаханә ишегалдында хезмәт күрсәтә.

Команда составына социаль һәм медицина хезмәткәрләре бар. Актаныш технология техникумы студентлары исә волонтерлар буларак аларга ярдәм итә Татарстанда старт алган  “Җиңү өчен Тест” проектының максаты - ВИЧ буенча экспресс-тест үткәрү өчен кешеләрне мотивацияләү. Волонтерлар пациентлар өчен тестка кадәр  һәм тесттан соң консультацияләр үткәрәләр.

"Безнең анкеталарда без кешенең ВИЧ-йогышы турында белүенә кагылышлы сораулар бирәбез. Без бу темага дөрес мәгълүмат җиткерәбез. ВИЧ нәрсә ул, тапшыру юллары һәм, барыннан да элек, без ВИЧ-йогышы буенча кешеләрдә булган мифларны юкка чыгарабыз, - “Җиңү өчен Тест " проектының социаль хезмәткәре Елена Преснова.

Канны актанышлылар күчмә, махсус җиһазландырылган лабораториядә тапшыра. Тест нәтиҗәләре 2 -4 минут эчендә  әзер була.  Тест уңай нәтиҗә күрсәткән очракта, белгечләр шунда ук консультация үткәрә һәм пациентны дәвалау-профилактика оешмасына җибәрә һәм кирәк булганда озатып йөри.

“Җиңү өчен Тест”  проекты “Яңа гасыр” коммерцияле булмаган хәйрия оешмасының Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Республика буенча барлыгы шундый өч тест-мобиль йөри. Акция төрле шәһәрләрдә һәм авылларда уза.

Волонтерлар  ВИЧның  хөкем карары булмавын искәртә.  Аны вакытында ачыклау һәм дөрес антиретровирус терапиясе әлеге диагнозлы пациентларга тулы канлы тормыш белән яшәргә, гаилә төзергә һәм сәламәт балалар тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International