ИРТӘНГЕ ТУРЫ ЭЛЕМТӘ: АКТАНЫШ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ ЭНГЕЛЬ ФӘТТАХОВ БЕЛӘН ТР УРМАН ХУҖАЛЫГЫ МИНИСТРЫ РАВИЛ КУЗЮРОВ ТУРЫ ЭЛЕМТӘДӘ АРАЛАШТЫ

2021 елның 26 марты, җомга

        Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән туры элемтәдә аралашты. Киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев, Минзәлә урман хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Әхмәтгалиев, Минзәлә районы урманчылыгының Актаныш районы участогы урманчылары, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Төп сөйләшү урман хуҗалыгы эшчәнлеге, Актаныш районы җирлекләрен яшелләндерү, урманнарны янгыннардан саклау мәсьәләләре булды.

        Район башлыгы Энгель Фәттахов авыл башлыкларыннан янгын чыга калса, нинди телефон номерына шалтыратырга кирәклеген сорагач, бермәл җитәкчеләр аптырашта калды. Райондагы 103нче санлы янгын сагы хезмәтенә туры элемтәгә чыгу өчен 3-12-30 номерын җыярга кирәк. Ә бердәм коткару хезмәтенең номеры-112. Бу хакта халыкка белешмәләр(памяткалар) таратфырга кирәклеген Энгель Фәттахов кат-кат ассызыклады.

          103 нче янгын сагы хезмәте җитәкчесе  урынбасары Мияссәр Зарипов авыл җирлекләре башлыкларына авыл халкын янгыннардан саклау, шәхси йортларга янгын турында хәбәриткечләр урнаштыруда ярдәм сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International