ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2018 ел
шимбә

“Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтен бергәләп хезмәттәшлеккә чакырабыз. Кайсы ингредиентларны хак мөселманнарны дәвалауда кулланмау хәерлерәк булуы турында мәгълүмат бирүен сорыйбыз”, - диде Осипов.

Бу пакетны “Яровая законы” дип тә атыйлар. Әлеге закон буенча, элемтә һәм интернет-компания операторлары текст һәм тавыш белән язылган хәбәрләрне, рәсемнәрне, тавышларны, видео һәм башка электрон хәбәрләрне 6 айга кадәр сакларга тиеш.

Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче яки башка төрле профессиональ эшчәнлек алып баручылар мәҗбүри пенсия иминиятенә һәм мәҗбүри медицина иминиятенә кертемнәрне 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400-ФЗ номерлы “Иминият пенсияләре турында” Федераль канунның 12 нче маддәсенең 1 нче өлеше 3,6-8 пунктларында күрсәтелгән вакыт аралыклары өчен түләми. 


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда урманнарга транспортта керү тыела. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. 

 ТР Баш ветеринария идарәсе балалар һәм яшүсмерләр арасында иҗади бәйге игълан итә

Конкурска рәсем, инша, фотосурәт номинацияләре буенча эшләр кабул ителә.

  Бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 200 ел тулу уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре “Мин кабат Толстойны укыйм”  акциясен дәвам итә.

Татарстан Республикасы Президентының 2018 елның 22 июнендәге 457нче   санлы Указы белән  татар әдәбиятенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык  иҗади хезмәте өчен язучы,  «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге»  оешмасы (Иҗади берлек) рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

30 июнь көнне Туган як музее фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны каршы алып, ике өлештән торган экскурсия үткәрде. Экскурсиянең беренче өлеше  Актаныш төбәгенең тарихын сөйләү булса, икенчесе - Әлфия Авзалованың тормыш юлы, иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштыру булды.


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында 30 майдан 30 июнь аралыгында "Наркотикларсыз тормыш" дип аталган акция уздырыла. 

Нәтиҗәле эшчәнлекләре һәм һөнәри бурычларын үтәүгә җаваплы караганнары өчен район пенсия фонды белгечләре Гөлгенә Дамир кызы Әкрамова һәм Алик Феликс улы Усманов Россия пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International