1 июльдән Россия Федерациясендә террорчылыкка каршы төзәтмәләр пакеты законлы гамәлгә керде – “Яровая законы”

2018 елның 7 июле, шимбә

Бу пакетны “Яровая законы” дип тә атыйлар. Әлеге закон буенча, элемтә һәм интернет-компания операторлары текст һәм тавыш белән язылган хәбәрләрне, рәсемнәрне, тавышларны, видео һәм башка электрон хәбәрләрне 6 айга кадәр сакларга тиеш.

 

Быел апрельдә хөкүмәт элемтә операторлары өчен кагыйдәләрне раслады. 1 июльдә үз көченә кергән карар буенча, телеком-компанияләр 6 ай дәвамында сөйләшүләрнең аудиоязмаларын һәм SMS-хәбәрләрне сакларга бурычлы.

 

1 октябрьдән элемтә операторлары 6 ай дәвамында кулланучыларның соңгы 30 тәүлектәге интернет-трафигын сакларга тиеш була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International