ТР Баш ветеринария идарәсе балалар һәм яшүсмерләр арасында иҗади бәйге игълан итә

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

ТР Баш ветеринария идарәсе балалар һәм яшүсмерләр арасында иҗади бәйге игълан итә

Конкурска рәсем, инша, фотосурәт номинацияләре буенча эшләр кабул ителә.

 

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе, тармак оешуга 25 ел тулу уңаеннан һәм мал табибы һөнәренә кызыксыну тудыру максатыннан, балалар һәм яшүсмерләр арасында “Мин – булачак мал табибы” исемле иҗади бәйге игълан итә.

 

Бәйгегә өч номинация буенча эшләр кабул ителә. “Рәсем” номинациясендә 14 яшькәчә балалар, “Инша” һәм “Фотосурәт” номинациясендә – 18 яшькә кадәр булган яшүсмерләр катнаша ала.

 

 

Иҗади эшләрне ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенә, 1 августка кадәр, guv.pressa@tatar.ru адресына юлларга кирәк.

Эшләрдә мал табибы һөнәренә хөрмәт, кызыксыну, ярату чагылыш табарга тиеш. Аларны махсус комиссия бәяләчәк. Бәйге җиңүчеләре Ветеринария белгечләре көнендә узачак тантанада бүләкләнәчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International