Туган як музее фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны каршы алып, ике өлештән торган экскурсия үткәрде

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

30 июнь – 1 июль көннәрендә Актанышыбыз җыр һәм моңга күмелде. Россиянең атказанган, Татарстанның  халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, 2 тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән легендар Әлфия Авзалова исемендәге яшь башкаручылар, иҗат коллективлары төбәкара фестиваль-бәйгесе узды.

Актаныш Туган як музее да бу зур вакыйгадан читтә калмады. Биредә Әлфия Авзаловага багышланган зур күргәзмә ачылды.  Күргәзмәдә Ә. Авзалованың орденнары, мактау кәгазьләре, шәхси концерт күлмәкләре, бизәнү әйберләре, фотолар, афишалар  урын алды.  

30 июнь көнне Туган як музее фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны каршы алып, ике өлештән торган экскурсия үткәрде. Экскурсиянең беренче өлеше  Актаныш төбәгенең тарихын сөйләү булса, икенчесе - Әлфия Авзалованың тормыш юлы, иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштыру булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International