Кайсы очракларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче яки башка төрле профессиональ эшчәнлек алып баручылар мәҗбүри пенсия иминиятенә һәм мәҗбүри медицина иминиятенә кертемнәр түләми?

2018 елның 7 июле, шимбә

Кайсы очракларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче яки башка төрле профессиональ эшчәнлек алып баручылар мәҗбүри пенсия иминиятенә һәм мәҗбүри медицина иминиятенә кертемнәр түләми?

 Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче яки башка төрле профессиональ эшчәнлек алып баручылар мәҗбүри пенсия иминиятенә һәм мәҗбүри медицина иминиятенә кертемнәрне 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400-ФЗ номерлы “Иминият пенсияләре турында” Федераль канунның 12 нче маддәсенең 1 нче өлеше 3,6-8 пунктларында күрсәтелгән вакыт аралыклары өчен түләми. Шулай ук адвокат статусы туктатылып торган арада, шул вакыт аралыгында эшчәнлеге тукталып торганда - бу очракта салым түләүче урындагы салым органына иминият кертемнәреннән азат ителү турында гариза һәм раслаучы документлар китерергә тиеш.

 

Түбәндәге вакыт аралыкларында мәҗбүри пенсия иминияте һәм мәҗбүри медицина иминияте кертемнәрен түләмәскә хокук бирелә:

 

- хәрби хезмәт узган вакытта;

 

- гаиләдә яшь ярымга кадәр яшьтәге бала яки балалар булганда, ата-аналарның берсе бу төр түләүләрдән азат ителә, ләкин бу вакыт гомуми алганда алты елдан да артык дәвам итә алмый;

 

- хезмәткә яраклы затның I төркем инвалидны, инвалид баланы яки 80 яшькә җиткән карт кешене карап тору вакытында;

 

- контракт буенча хәрби хезмәттә булган хәрбиләрнең ире яки хатыны, тормыш иптәше белән ул хезмәт итә торган җиргә килеп яшәгәндә, шул торган урында эш булмау сәбәпле эшкә урнаша алмаса, иминият кертемнәрен түләми, әмма бу вакыт аралыгы гомуми алганда биш елдан да артмаска тиеш.

 

- Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган исемлеккә караган, Россия Федерациясенең дипломатик вәкиллекләренә һәм консуллык учреждениеләренә, Россия Федерациясенең халыкара оешмаларда даими вәкиллекләренә, Россия Федерациясенең чит илләрдә сәүдә вәкиллекләренә, башкарма хакимиятнең федераль органнары вәкиллекләренә, башкарма хакимиятнең федераль органнары каршында дәүләт органнарына яки бу органнарның чит илдәге вәкилләре буларак, шулай ук чит илдәге Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре вәкиллекләренә (СССР дәүләт органнары һәм дәүләт учреждениеләре) һәм халыкара оешмаларга җибәрелгән хезмәткәрләрнең хатыны яки ире чит илдә торган вакытта иминият кертемнәре түләми, ләкин бу вакыт аралыгы биш елдан да артмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International