-Изге эшкә зур ярдәм күрсәткән НКС җитәкчесе Марат Марсель улына, аның кул астында эшләүче егетләргә, "Чәчер" хуҗалыгы җитәкчелегенә, авыл халкына, авыл җирлеге җитәкчесе Эльвира Флүн кызына, Фликс Гәрәевка, Фидәрис Гиниятуллинга ихлас рәхмәтлебез, - диләр Чат авылында яшәүчеләр.
Фидүс Гыйльфанов - Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбенең I квалификация категорияле биология укытучысы. Педагогик стажы – 24 ел.
Төгәл фәннәрне үзләштерү нигезләре тормышта хезмәт өлкәсендә кулланылыш таба. Беренче карашка. Мин укыткан биология, химия, география кебек табигать фәннәре төгәл фәннәрдән шактый ерак тора шикелле. Тик биология укытучысы буларак, педагогик эшчәнлегемдә төгәл фәннәрнең кирәклеген, аңа булган ихтыяҗны һәрдаим тоеп яшим.
Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов:
– Хөрмәтле ата-аналар, без сезнең игътибарга район
мәктәпләренең рейтингын тәкъдим итәбез. Ата-ана –
мәктәптән, мәктәп ата-анадан аерылгысыз. Шулай булганда гына тиешле нәтиҗә була. Һәр ата-ана баласына ныклы белем, көчле тәрбия бирергә омтыла. Карагыз, анализлагыз, төпле фикерне үзегез яңа уку елы башланганчы кабул итегез.
8 июль көнне Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне үткәрелде. Тантана Меңнәр авылындагы мөселман сабантуенда көндезге 10 сәгатьтә барлык район халкы катнашында үткәрелде. Кичәнең кунаклары Әтәс авылыннан Хәмзин Илдар Мисбах улы һәм Хәмзина Гөлсинә Гаян кызы булдылар. Әлеге бәхетле гаиләгә Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н.Фәттахов Россия Федерациясе оештыру комитетының бәйрәм уңаеннан Мактау кәгазен һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык “ өчен медален тапшырды.
Кичә - Гаилә һәм тугрылык көнендә Хәбировлар гаиләсендә тагын сөенечле вакыйга булды. Әфтах Хәбир улы Хәбировка нәкъ менә 8 июльдә 90 яшь тулды! Район башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр һәм инновацион үсеш буенча урынбасары Альберт Тимеров, юбилярны котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның күчтәнәч-бүләген, Рәсәй Президенты Владимир Владимирович Путинның котлау открыткасын тапшырды Әфтах абыйга.
8 нче июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
9 июль көнне Гаилә, мәхәббәт, һәм тугрылык көне уңаеннан, үзәк китапханә , китапханәнең абонемент бүлегендә, мәдәният һәм сәнгать паркында “Гаилә учагына –китап аша” китап күргәзмәсе тәкъдим итте.
Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Актаныш мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул берничә очрашуда һәм мөселман балалар сабан туенда катнашты.
Хөрмәтле актанышлылар! Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән чын күңелдән котлыйм.
Хөрмәтле райондашлар, мөселман сабантуена яулыктан һәм түбәтәйдән килү сорала. Намазлык алырга да онытмагыз!
Сабантуй 10 сәгатьтә башлана. Район дини сабантуена республикадан мөхтәрәм кунаклар килә. Алар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар.