8 июль көнне Актаныш районының Сөн буе сабантуе урынында (Меңнәр авылында) балалар өчен мөселман сабантуе үтәчәк, рәхим итегез!

2018 елның 7 июле, шимбә

Сабантуй 10 сәгатьтә башлана. Район дини сабантуена республикадан мөхтәрәм кунаклар килә. Алар арасында  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар.

Сабантуй программасы

10.00-10.15

Сабантуй бәйрәмен ачу. Бәйрәм тамашасы.

10:15-10:25

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттаховның котлавы. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавы. Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинның котлавы.

 

10:20 – 10:30

Алдынгыларны котлау, бүләкләү.

 

10:30  

Бәйрәм концерты, спорт ярышлары, күмәк уеннар.

 

12:00-12:25

 Намаз уку.

 

Спорт төрләре: көрәш, чүлмәк вату, кайчы белән бүләкле җепне кисү, йөгерү, капчык киеп йөгерү, авыш баганага менү, йомырка кабып йөгерү, әтәчле баганага менү, капчык сугышы, зур галош киеп йөгерү.

 

Хөрмәтле райондашлар, мөселман сабантуена яулыктан һәм түбәтәйдән килү сорала. Намазлык алырга да онытмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International