8 июль көнне Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне үткәрелде. Тантана Меңнәр авылындагы мөселман сабантуенда көндезге 10 сәгатьтә барлык район халкы катнашында үткәрелде. Кичәнең кунаклары Әтәс авылыннан Хәмзин Илдар Мисбах улы һәм Хәмзина Гөлсинә Гаян кызы булдылар. Әлеге бәхетле гаиләгә Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н.Фәттахов Россия Федерациясе оештыру комитетының бәйрәм уңаеннан Мактау кәгазен һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык “ өчен медален тапшырды.
1987 нче елның 1 6нчы июлендә Апач авылында Илдар һәм Гөлсинә Хамзиннар гаиләсе дөньяга килә. Икесе дә күп балалы гаиләдә үсәләр. Авылга, җиргә булган мәхәббәтләре аларны читкә җибәрми: үз нигезләрен Хамзиннар Апач авылында коралар. Әфганстанда хезмәт итеп, чын мәгънәсендә сугыш утын күргән Илдар гаиләсе өчен ныклы терәк һәм улларына үрнәк. Гаиләдә бер бәхетле булса, хезмәттән дә тәм табып яши ул. Әгәр шулай булмаса, 34 ел дәвамында җирдән, техникадан аерылмыйча, көнне-төнгә ялгап тир түкмәс иде. Ә инде менә шул тырышлыкларының нәтиҗәсе: бүгенге көндә Татарстанның атказанган механизаторы исеме белән хаклы рәвештә горурлана.
Һәр затлы әйбер үзенә затлыны тарткан кебек, Гөлсинә дә Илдарның чын мәгънәсендә лаеклы юлдашы. 30 елдан артык коры саннар, бухгалтерия өлкәсендә эшләсә дә, гаилә учагын сүндермәүче, сабыр холыклы Гөлсинә - яхшы әни, кадерле әбекәй. Еллар шавы белән бергә бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре дөньяга килә. Беренчесе Гөлназ 1988 нче елның 7 нче сентябрендә туа. Әти-әнисенә охшап, үз максатына ирешми туктамый ул. Ире Нурзәт белән Азнакай шәһәрендә яшиләр һәм эшлиләр. Ике ул үстерәләр. 1991нче елны гаиләгә икеләтә сөенеч өстәп, игезәк уллары Илмар белән Илфар дөньяга аваз сала. Егетләр авылга булган мәхәббәтләре белән башка яшьтәшләреннән аерылып торалар. Икесе дә ир-егет затыннан булуларына карамастан, һәркемгә ачык йөзле, ярдәмчел һәм үтә дә тырышлар. Илфар бүгенге көндә янгын сүндерүче булып хезмәт итә. Илмарлары кошчылык фабрикасында эшли. Тормыш иптәше Алия белән ике кыз үстерәләр. Гаиләнең имин булуы, озак елларга сакланып калуы һәм балаларның тормышта үз-үзләрен табуында, әлбәттә, әти-әнинең өлеше бик зур.
Ныклы гаилә төзүнең серләре һәркемнең үзенеке. Ә Хамзиннарның ныклы гаиләсе нигезендә бер-береңне хөрмәт итү, ишетә белү һәм юл куя белү ята. Алдагы көннәрдә дә бу гаиләгә ныклы сәламәтлек, сабырлык һәм шатлык-куанычлар телибез!