2 июль көнне Татар Суыксуы авылы китапханәсендә "Минем яраткан китабым" дип аталган рәсемнәр конкурсына нәтиҗә ясалды.
24 форма киңәшмәдә терлекчелек тармагына анализ ясау тәртибе һәр ай саен камилләшә, җитәкче-белгечләрнең тәкъдимнәрен искә алып, үзгәрешләр кертелә – мобиль аралашу формасы булдырыла.
Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашындагы эшлекле киңәшмәләрнең барышында агымдагы елда төзү-төзекләндерү эшләренең барышы, хәл итәсе мәсьәләләр, халыктан кергән сорау-тәкъдимнәр аерым игътибар үзәгендә.
17 июль көнне 10 сәгатьтә Актанышның Ленин проспекты, 17 нче йорт адресы буенча урнашкан муниципаль район Советының утырышлар залында район Советының өченче чакырылыш 29 нчы утырышы үткәрелә.
Конкурска катнашырга теләгән кеше, www.azbukainterneta.ru/konkurs сайтына кереп белешә ала. Материаллар дистанцион рәвештә 2018 елнын 9 октябренә кадәр кабул ителә.Нәтиҗәләр ноябрь башында билгеле булачак.
Бина эчендә газ исен сизүгә аның газ плитәсенә килүен туктатыгыз – кранны ябыгыз. Тәмәке тартмагыз, шырпы сызмагыз, ут яндырмагыз һәм электр приборларын да кушмагыз. Иң дөрес юл – электр щитыннан ук элемтәне аерыгыз. Фатир эчендә тупланган газ очкыннан кабынып китеп, шартлау булырлык булмасын.
2018 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда 17,64 миллион тонна нефть чыгарылган. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, нефть табу күләме 0,7 процентка кимегән. Моның сәбәбе "ОПЕК+" килешүен үтәүгә кайтып кала. Әмма бу республикага нефтьчеләр тарафыннан кертелә торган инвестицияләр күләме кимүгә китермәде, диде бүген нефть саммитында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
25 июнь көнне үзенә төрле төбәкләрдән - Магнитогорск, Мәскәү, Оренбург, Ижау, Саратов, Пермь, Башкортостан Республикасы, Төмән өлкәсеннән балалар җыйган "Бүләк" балалар ял һәм сәламәтләндерү аланының I Төбәкара профиль агымы 11 июль көнне рәсми рәвештә ябылды.
Чуракай авылында яшәүче тыл ветераны Гатифа Сираҗиеваның бүген – 12 июльдә туган көне – 90 яшь! Олуг бәйрәме белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева Гатифа апага ихлас теләкләрен җиткерде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озак еллар дәвамында дини эшчәнлек алып баручы, хәзер лаеклы ялга чыккан имам-хатыйплар - Яңа Кормаш авылыннан Мөнәвир Миркасыйм улы Миркасыймов, Актанышбаш җирлегеннән Рифкат Фатыйх улы Фатыйхов һәм Адайдан Минтимер Ильяс улы Нәфыйковка Рәхмәт хатлары тапшырды.