“Бүләк” лагеренда I Төбәкара профиль агымының 11 июль көнне ябылу тантанасы булды

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

25 июнь көнне  үзенә төрле төбәкләрдән -  Магнитогорск, Мәскәү, Оренбург, Ижау, Саратов, Пермь, Башкортостан Республикасы, Төмән өлкәсеннән балалар җыйган "Бүләк" балалар ял һәм сәламәтләндерү аланының I Төбәкара профиль агымы 11 июль көнне  рәсми рәвештә ябылды.

Футбол буенча дөнья чемпионатына килгән кунакларны Сабантуйга чакырган булсалар лагерь ачылу тантанасына балалар, ябылу тантанасында алар үзләренең лагерьда үткән онытылмас мизгелләрен театраль тамаша аша чагылдырдылар.

"Бүләк" аланында ял итүче  балалар татар мохитендә сәламәтлекләрен дә ныгыттылар, мастер-классларда төрле юнәлешләрдә белем дә алдылар. Актаныш белән генә түгел,  республика шәһәрләре белән дә таныштылар алар – экскурсияләрдә булдылар. Шундый истәлекле сәяхәтләрнең берсе - нефтьчеләр башкаласындагы балалар технопаркына - югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән фән-техник иҗат үзәге «Кванториум»га сәяхәт. Балалар технопаркта сәнәгый дизайн, ИТ-квант, наноквант, нейроквант, кул эшләре иҗаты һәм ИЗО кабинетлары, китапханә, шулай ук коворкинг һәм робоквант кабинетларындагы эшчәнлек белән якыннанрак таныштылар.

Профиль сменасында ял итүче балалар белән Талантлар Университетыннан килгән осталар иҗади проектлар эшләде. Ябылу тантанасында алар төрле номинацияләрдә җиңүче иҗади төркемнәрне бүләкләделәр. Ял барышында төрле чараларда актив катнашучы балаларны лагерь җитәкчесе Миләүшә Гыйлаева тәбрикләп, балаларга дипломнар тапшырды.

I Төбәкара профиль агымының ябылу тантанасында район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашып, балаларга мөрәҗәгать итте. Лагерьда икенче сменада ял итүче балалар белән даими аралашып, аларның кызыксынулары   һәм сәләтләре белән танышкан иде ул. Энгель Нәвап улы аларга сәләтләрен үстерүдә һәм заманча югарылыкта белем алуда республикада бердәнбер булган Актаныш гимназиясендә тудырылган шартлар, мөмкинлекләр, юнәлешләр хакында сөйләде.

Татарстанның күренекле шәхесләре - җырчы, мөгаллимә Венера Ганиева,  мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән дә лагерьда очрашу, ачык диалог – сорау-җавап рәвешендә аралашу, мастер-класслар, “Бүләк” лагерендагы мавыктыргыч һәм файдалы ял өчен балалар да, әйдәманнар да район җитәкчесенә рәхмәтләрен белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International