«Рәхмәт интернетка - 2018»

2018 елның 13 июле, җомга

50 яшьтән узган гражданнар һәм пенсионерлар өчен компьютер белемен өйрәнү максатыннан «Рәхмәт интернетка - 2018» IV  Бөтенрәсәй конкурсына старт бирелде.

 

Конкурсны Россия пенсия фонды, ПАО «Ростелеком» һәм өлкән яшьтәге гражданнарның интернет грамоталылыгын үстерү, милли мәнфәгатьләрне тормышка ашыру буенча Координацион үзәге берлектә оештыра.

 

Конкурсның номинацияләре:

 

- Портал gosuslugi: минем тәҗрибәм

 

- Минем интернет – казанышларым

 

- Интернет-эшмәкәр

 

- Минем интернет - инициативам

 

Конкурска катнашырга теләгән кеше, www.azbukainterneta.ru/konkurs сайтына кереп белешә ала. Материаллар дистанцион рәвештә 2018 елнын 9 октябренә кадәр кабул ителә.Нәтиҗәләр ноябрь башында билгеле булачак.

 

Катнашырга теләгән өлкәннәрнең Игелек үзәгенә түбәндәге телефон номерлары буенча мөрәҗагать итүләрен сорыйбыз 3-10-22, 3-14-11, 3-07-51.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International