Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашындагы эшлекле киңәшмәләрнең барышында агымдагы елда төзү-төзекләндерү эшләренең барышы, хәл итәсе мәсьәләләр, халыктан кергән сорау-тәкъдимнәр аерым игътибар үзәгендә.
Яздан ук төзәтәсе һәм төзисе эшләрне ачыклап, җәйге матур көннәрдә һәр минутның, һәр сәгатьнең кадерен белеп башкару яңа объектларның сыйфатлы эшләнешен тәэмин итеп, файдалану срогын озайтса; төзекләндерү эшләрен оешкан төстә һәм тиз арада башкару да биналарның – социаль объектларның халыкка хезмәт итү срогын озайта. Моннан тыш, зәвык белән заманча югарылыкта эшләнгән төзек корылмалар районның йөзен дә актанышлылар өчен дә, килгән кунаклар өчен дә, туристлар өчен дә күркәм итә.
Районда кышка - 2018-2019 елгы җылыту сезонына әзерлек бара. Торак фонды, бюджет өлкәсе һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар объектларын җылыту сезонына әзерләү буенча чаралар планын төзегән иде. Аның нигезендә барлык эшләрне 5 сентябрьгә кадәр тәмамлау кирәк. Атна саен уздырылучы штаб утырышларында әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирелә.
Торак йортларны һәм бюджет өлкәсе объектларын җылылык белән тәэмин итүдә хезмәт күрсәтүче оешмалар, җирлекләрдә төзү-төзекләндерү эшләре башкаручы төзелеш оешмалары белән район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов бүген – 13 июль көнне дә очрашып сөйләште. Социаль объектларны, хастаханәләрне, медпунктларны, мәктәп һәм балалар бакчаларын, мәдәният йортларын, спорт корылмаларын, күпфатирлы йортларны төзү-төзекләндерү барышы, бурыч-максатлар белән танышты ул.