Сөтле сыер, көр үгез хуҗалык җитәкчесенә – “Ат”, белгечләргә премия “бирә”

2018 елның 14 июле, шимбә

Ай дәвамында һәм ел башыннан район хуҗалыкларындагы терлекчелек тармагына анализ ясаучы 24 форма киңәшмәсе терлекчелек тармагында төгәл исәп белән эшләүче хуҗалыклар өчен үзеңә-үзең бәя бирүче һәм башка хуҗалыклар белән дә чагыштырып, мөмкинлекләреңне билгеләүче нәтиҗәле киңәшмә булса, килеп күренү максатын гына куючылар өчен вакытны бушка уздыруга тиң. Һәр юнәлеш буенча анализ ясалган таблицаларда аларның күрсәткечләре иң аста – кызыл зонада.

24 форма киңәшмәдә терлекчелек тармагына анализ ясау тәртибе һәр ай саен камилләшә, җитәкче-белгечләрнең тәкъдимнәрен искә алып, үзгәрешләр кертелә – мобиль аралашу формасы булдырыла.

Гадәттәгечә, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев шәхси хуҗалыкларда мал асрау, кош-корт тоту, мини-фермалар үсеше һәм фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән таныштырды. Шәхси хуҗалыкларда ел башыннан эре мал 1009 гә арткан. Авыл кешесенең үз аңы үзгәрә. Авыл җирендәге мөмкинлекләрдән файдаланып, дәүләт ярдәмнәрен өйрәнеп, шәхси хуҗалыкларга бирелүче субсидияләрдән файдаланып, актанышлылар фермер буларак товар җитештерергә, үзе үстергәнне базарда сатарга өйрәнә. Ә инде шәхси хуҗалыклар җитештергән экологик чиста сөт-ит продукциясенә базарда һәрвакыт сорау зур.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов хуҗалыклардагы июнь аендагы һәм яртыеллык эшчәнлек белән таныштырды. Актаныш игенчесе дә, терлекчесе дә гомер-гомергә хезмәт сөючәнлеге һәм җаваплылык хисе белән аерылып торды. Айлар дәвамында терлекчелек продукциясе җитештерүдә түбән үсеш күрсәтүче хуҗалыкларның хезмәтчәннәрен дә начар эшли дип әйтеп булмый. Әмма дә ләкин бүгенге базар шартларында җитештерүдә үз йөзеңне булдыру һәм икътисадта үз позицияңне тотып тору җиңел түгел. Бу очракта эш оештыруда яңалыкларны авыррак гамәлгә кертүче хуҗалыкларга авыл хуҗалыгы идарәсеннән һәм районнан хезмәтчәннәр белән аңлашып, уртак тел табып, уңай нәтиҗәгә эшләүче җитәкче-белгечләр командасын беркетеп, хуҗалыкларны савыктыру программасын эшләү урынлы булыр иде.

Район хуҗалыклары арасында яртыеллык эшчәнлек буенча “Әнәк” агрофирмасы, “Нур”, “Башак”, “Тамыр”, Нур Баян исемендәге хуҗалыклар акча кереме анализында яшел зонада. Сөт буенча акча керемен “Әнәк” а.ф. сы, Нур Баян исемендәге хуҗалык, “Чишмә” а.ф.сы арттырган. Бер шартлы терлеккә акча кереме район буенча – 27363 сум. Район буенча уртача айлык хезмәт хакы – 20093 сум, иң югары хезмәт хакы “Әнәк” а.ф.сында, 24000 сум.

Айлык йомгаклар буенча алдынгы хуҗалыкларның җитәкче-белгечләре акчалата бүләкләнә. Беренчедән,  авыл хуҗалыгы җитештерүендә лаеклы хезмәт куючыларга хөрмәт билгесе булса, икенчедән, үзара эшчәнлектә җитәкче-белгечләрнең һөнәри осталыгына бәя дә бирә ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International