Балалар өчен дини сабантуйда имамнарның игелекле хезмәтләре хөрмәтләнде

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  озак еллар дәвамында дини эшчәнлек алып баручы, хәзер лаеклы ялга чыккан имам-хатыйплар - Яңа Кормаш авылыннан Мөнәвир  Миркасыйм улы Миркасыймов, Актанышбаш җирлегеннән Рифкат Фатыйх улы Фатыйхов һәм Адайдан  Минтимер Ильяс улы Нәфыйковка Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Иске Айман авылы имам-хатыйбы Фәрид Әхтәм улы Фәхриев, Татар Ямалы авылы имам-хатыйбы Назил Сәләх улы Харисов, Актаныш авылы Гамбәрия мәчете имам-хатыйбы Зиннур Салихҗан улы Шакиров Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Кәзкәй авылы имам-хатыйбы Рәсим Рәсүл улы Фәрдиев, Аеш авылы имам-хатыйбы Рәдиф Муллаәхмәт улы Шәкүров, Чишмәбаш авылы имам-хатыйбы Әзһәм Галимәрдан улы Нуриев район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International