Чуракай авылында яшәүче тыл ветераны Гатифа Сираҗиевага 90 яшь!

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Чуракай авылында яшәүче тыл ветераны Гатифа Сираҗиеваның бүген – 12 июльдә туган көне – 90 яшь! Олуг бәйрәме белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева Гатифа апага ихлас теләкләрен җиткерде.

Гатифа апаның тормышы да, язмышы да, эшчәнлеге дә Чуракай җирлеге белән бәйле. Гомере буе хуҗалыкта эшләгән. Бүген дә  хәрәкәттә әле ул. Авылда хезмәте белән хөрмәтле Ак әби йорт эчендә, бакчада һәрчак эш белән мәшгуль булыр. Улы тәрбиясендә кадер-хөрмәттә бәхетле картлык кичерә ул бүген. Күрше-күлән, авылдашлары белән аралашып яши, авыл тормышыннан, хуҗалык тормышыннан хәбәрдар булып, ил-көннәргә тынычлык теләп, хәер-фатихада һәрчак. Ләйсән Фоат кызы белән дә аралашып, район тормышындагы яңалыкларны белеште ул. Урып-җыюларның имин үтүен, авыл, район халкын сөендерерлек мул уңыш җыеп алуны тели үзе дә хуҗалыкта заманында данлыклы хезмәт куйган тыл ветераны Гатифа Сираҗиева.

Ләйсән Фоат кызы Гатифа апага бәхетле картлыкта сәламәт яшәвен теләп, район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның күчтәнәч-бүләген, Рәсәй Президенты Владимир Владимирович Путинның котлау открыткасын тапшырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International