Бина эчендә газ исен сизүгә аның газ плитәсенә килүен туктатыгыз – кранны ябыгыз. Тәмәке тартмагыз, шырпы сызмагыз, ут яндырмагыз һәм электр приборларын да кушмагыз. Иң дөрес юл – электр щитыннан ук элемтәне аерыгыз. Фатир эчендә тупланган газ очкыннан кабынып китеп, шартлау булырлык булмасын.
Фатирны җилләтегез, һәр бүлмәдә дә тәрәзә-ишекләрне ачыгыз. Үзегез фатирдан чыгып китегез һәм газ исе беткәнче кермәгез.
Газ баллоннарыннан дөрес файдаланып, аны йортның тышкы ягында – яхшы җилләтелә торган урында вертикаль хәлдә урнаштырыгыз. Кояш нурлары турыдан-туры төшә торган урынга куймагыз.
Баллонны алыштырганда янәшәдә янган учак, күмер, кушылган электр приборлары булмасын. Яңа һәм алыштырылачак газ баллоннарының краннары ябыкмы – тикшерегез. Яңа баллонның газ чыкмаслык итеп ялгануын сабын эретмәсе ярдәмендә карагыз.