ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

17 июль көнне үзәк китапханә мәдәният һәм сәнгать паркында “Әдәби мәйдан”да квест-уен уздырды.


17
июль, 2018 ел
сишәмбе

9 сентябрьдә Актаныш районы буенча тугыз авыл җирлегендә -  Аеш, Актаныш, Кәзкәй, Киров, Күҗәкә, Яңа Әлем, Татар Ямалысы, Уразай һәм Чуракай җирлекләрендә буш мандатларга 9 депутат сайланачак.

Район пенсия фондының клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге 17 июль көнне Иске Байсар, Аккүз, Чишмә авылларында булып, авыл халкы белән очрашты. 

2018 елның  17 июль көнендә  18 сәгатьтән ,18 июльнең-  18 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территториясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү турында

Көчле яңгыр,   яшен вакытында җил  15-20 метрга җитәргә мөмкин. 

Бүген – 17 июль көнне хакимият бинасының утырышлар залында район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов җитәкчелегендә Актаныш район Советының III чакырылыш 29 нчы утырышы узды. Утырышны район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев алып барды. Анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятие, җирлек башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре  - барлыгы 40 депутат катнашты.


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Җәйге ял чорында балалар һәм яшьләр өчен скверда, ял паркларында уздырыласы чаралар планы

Сишәмбе көннәрендә

17 июль

18.00-20.00 “Әбием сандыгы” татар халкының җырлы-биюле уеннары,   табышмаклар, такмазалар, тизәйткечләр әйтү -  “Актаныш басмалары” скверы.

18.00-20.00 “Әдәби мәйдан”да квест уен - Мәдәният паркы.


15
июль, 2018 ел
якшәмбе

Бүген - якшәмбе көнне футбол буенча дөнья чемпионаты тәмамлана. Мәскәүдә узасы финал очрашуында Франция һәм Хорватия командалары уйный. Россия җыелма командасы чирекфиналдан ары уза алмады, әмма быелгы турнирның төп нәтиҗәсе дип илнең бу чараны яхшы итеп оештыруын һәм үзебезне кунакларга күрсәтә алуны телгә алалар.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Россиядә Театр елын уздыру буенча оештыру комитеты составына кертелде. Россиядә театр елын уздыру буенча оештыру комитетын булдыру һәм аның составы турындагы карар Россия Федерация Хөкүмәте сайтында чыккан иде.

Өстәләсе сумма пенсиягә чыгу вакытыннан карала һәм өстәмәләр төрле кешедә төрлечә булырга мөмкин.

Быелның 1 августыннан пенсия яшендәге кайбер кешеләргә түләүләр артачак.

Бүген - 15 июль көнне Балтач районының Борбаш авылында Республикакүләм мөселман балалар сабан туе узды. Бик күп кунаклар, хөкүмәт вәкилләре, дин әһелләре, күренекле шәхесләр катнашындагы әлеге күркәм чара быел унберенче тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International