Бүген – 17 июль көнне хакимият бинасының утырышлар залында район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов җитәкчелегендә Актаныш район Советының III чакырылыш 29 нчы утырышы узды. Утырышны район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев алып барды. Анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятие, җирлек башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре - барлыгы 40 депутат катнашты.
Утырышның көн тәртибендә алты мәсьәлә каралды.
2018 елның беренче яртыеллыгында Актаныш муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында; Актаныш муниципаль район Советының 2017 нчы елның 14 декабрендә кабул ителгән 24-01 санлы «Актаныш муниципаль районының 2018 нче елга һәм 2019-2020 еллар план чорына бюджеты турындагы» карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында; Актаныш муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган тәлапләрне үтәү һәм мәнфәгатләр конфликтын җайга салу буенча комиссия нигезләмәсен раслау турында;
Оешма (учреждение) җитәкчесенең вазифаи вәкаләтләрен башкарганда мәнфәгатләр конфликтын китереп чыгарырга мөмкин булган, шәхси кызыксыну барлыкка килү хакында шул ведомствога караган җирле үзидарә органына хәбәр итү тәртибе турында; Актаныш муниципаль районы Советының 2016 елның 4 августында кабул ителгән «Кече һәм урта эшмәкәрлеккә арендага тапшырылучы Актаныш муниципаль районы милке булып торган мөлкәт (җир участокларыннан тыш) исемлеген раслау турында”гы 08-07 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында; Авыл җирлекләре Советларының җир салымы турындагы карарларына
үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр турында; “Актаныш муниципаль районының почетлы гражданины” исемен бирү турындагы чыгышлар тыңланып, һәр кайсы буенча да фикерләр тыңланды, карарлар бертавыштан кабул ителде.