Бүген - 15 июль көнне Балтач районының Борбаш авылында Республикакүләм мөселман балалар сабан туе узды. Бик күп кунаклар, хөкүмәт вәкилләре, дин әһелләре, күренекле шәхесләр катнашындагы әлеге күркәм чара быел унберенче тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырылды. Сабантуйда шулай ук чит төбәкләрдән дә мөселман дини оешма вәкилләре: Ульян, Самара, Киров өлкәсе, Мари Эль, Чувашия республикалары мөселманнары катнашты. Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан иде. Өйлә вакыты җиткәч, җәмәгать белән намаз укылды.
Сабантуй балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, шигырьләр белән үрелеп барды.
Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар да оештырылды.
Дини сабантуйда Актаныштан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендәге делегация катнашты.