Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Россиядә Театр елын уздыру буенча оештыру комитеты составына кертелде. Россиядә театр елын уздыру буенча оештыру комитетын булдыру һәм аның составы турындагы карар Россия Федерация Хөкүмәте сайтында чыккан иде.
Оештыру Комитетын Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец җитәкли. Аның урынбасарлары – Россия Театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягин һәм мәдәният министры Владимир Мединский.
Оештыру комитетына Россия Федерациясендә Театр елын уздыру буенча төп чаралар планын эшләп чыгу һәм раслау бурычы куелган.