Район пенсия фондының клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге 17 июль көнне Иске Байсар, Аккүз, Чишмә авылларында булып, авыл халкы белән очрашты. Пенсия билгеләү һәм түләү тәртибе, компенсация һәм социаль ташламалар хакында лаеклы ялдагы өлкәннәр даими кызыксынып тора. Олы яшьтәге һәркемнең дә район үзәгенә төшеп йөрү мөмкинлеге юк, шуңа да авылларында район пенсия фонды хезмәткәрләре белән очрашу алар өчен уңайлы. Мондый очрашулар вакытында пенсия билгеләү өчен кирәк булган белешмәләрне тапшырырга, пенсияне киредән исәпләттерергә, пенсия күләме турында белешмә алырга һәм район пенсия фонды күрсәткән хезмәтләрдән файдаланырга мөмкин.