Кайбер пенсионерларга киләсе айдан түләүләр артачак

2018 елның 15 июле, якшәмбе

Өстәләсе сумма пенсиягә чыгу вакытыннан карала һәм өстәмәләр төрле кешедә төрлечә булырга мөмкин.

Быелның 1 августыннан пенсия яшендәге кайбер кешеләргә түләүләр артачак.

 

Пенсия фонды хезмәткәрләре сүзнең эшләүче пенсионерлар турында барганлыгын әйтте. Аларга иминият пенсияләрен исәпләгәндә яки алдан исәпләүләр булганда исәпкә алынмаган узган елгы пенсия баллары нәтиҗәләре буенча иминият пенсияләрен яңадан исәпләячәклар. Ведомствода яңадан исәпләүне Пенсия фондында башкарачаклар, аның өчен кешеләрнең гариза язуы кирәкми. Максималь балларның күләме өчтән артмый. 2018 елдан башлап, иминият пенсиясен билгеләү өчен бер балл 81 сум 49 тиенгә тигез.

 

Россия пенсия фондында шулай ук 2016 елның 1 февраленнән эшләүче пенсионерларга иминият пенсияләренә түләүләр индексацияне исәпкә алмый гына башкарылу нормасы үз көченә керде. Шулай итеп, өстәләсе сумма пенсиягә чыгу вакытыннан карала һәм өстәмәләр төрле кешедә төрлечә булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International