"Гаилә учагына -китап аша" китап күргәзмәсе

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

9 июль көнне Гаилә, мәхәббәт, һәм тугрылык көне уңаеннан, үзәк китапханә , китапханәнең абонемент бүлегендә, мәдәният һәм сәнгать паркында  “Гаилә учагына –китап аша” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим итте.Гаилә һәм мәхәббәт темасы татар язучыларының төп темаларының берсе булып тора. Күргәзмәдә көн дәвамында Актаныш халкы, килгән кунаклар Э.Җәлилова, Г.Җәлилова, Т.Ганиева, Н.Әхмәдиевның мәхәббәт лирикалары белән, шулай ук З.Кадыйрова, Г.Галимуллина,  Г.Галлямова, Р.Габделхакованың проза әсәрләре белән таныштылар. Шулай ук гаилә ныклыгы, аның роле, бала тәрбияләү буенча да китаплар тәкъдим ителгән иде.Чарада катнашучылар үзләренә кирәкле китапларны алдылар.

  

  

  

  

 

  

  

  

  

  

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International