Тигез картлык – олы бәхет: Түбән Гәрәй авылында яшәүче Әфтах Хәбировка 90 яшь!

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Түбән Гәрәй авылында яшәүче тыл ветераны Гөлшан Нургали кызы Хәбированы район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева 29 майда 90 яшь тулган көне белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның күчтәнәч-бүләген, Рәсәй Президенты Владимир Владимирович Путинның котлау открыткасын тапшырган иде.

Кичә - Гаилә һәм тугрылык көнендә Хәбировлар гаиләсендә тагын сөенечле вакыйга булды. Әфтах Хәбир улы Хәбировка нәкъ менә 8 июльдә 90 яшь тулды! Район башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр һәм инновацион үсеш буенча урынбасары Альберт Тимеров, юбилярны котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның күчтәнәч-бүләген, Рәсәй Президенты Владимир Владимирович Путинның котлау открыткасын тапшырды Әфтах абыйга.

Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов та   Хәбировлар гаиләсенең Түбән Гәрәй авылында хөрмәтле гаилә икәнлекләрен әйтеп, Әфтах абыйга җирлек һәм хуҗалык исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Хуҗалыкта тырыш һәм намуслы хезмәт куйган Хәбировлар бүген  алты балаларының да кадер-хөрмәтендә, уллары Мансур тәрбиясендә яшиләр. Әфтах абый хуҗалыкта хезмәт куйган, озак еллар дәвамында төзелеш бригадиры булып эшләгән, хезмәт ветераны. Мансур хуҗалыкта К-700 тракторында эшли, киленнәре Инзилә – савымчы. Оныклары Филарис – бригадир, аның тормыш иптәше бала ялында әлегә – оныкчыклары Рафилне карый. Һәммәсе бергә тату гаилә булып, төп йортта чөкердәшеп яшиләр. Балалар, 12 онык, 13 оныкчык та туган нигездә көтеп алынган кадерле кунаклар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International