“Төгәл фәннәр дә табигать фәннәреннән аерылгысыз”

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Фидүс Гыйльфанов - Актаныш районы Яңа Әлем  мәктәбенең I квалификация  категорияле биология  укытучысы. Педагогик стажы – 24 ел.

Төгәл фәннәрне үзләштерү нигезләре тормышта хезмәт өлкәсендә кулланылыш таба. Беренче карашка. Мин укыткан биология, химия, география кебек табигать фәннәре төгәл фәннәрдән шактый ерак тора шикелле. Тик биология укытучысы буларак, педагогик эшчәнлегемдә төгәл фәннәрнең кирәклеген, аңа булган ихтыяҗны һәрдаим тоеп яшим. Әйтик, мәктәп яны тәҗрибә бакчасында ел да кайсы яшелчәне күпме квадрат мәйданда утыртасын, күпме орлык хәстәрләп куясын ачыкларга кирәк булганда математикасыз булмый инде. 5 квадрат метр түтәлдән фәлән килограмм уңыш җыйнап алдык, ди. Ә аның  гектар чыгышын ачыклыйсың булса, әлбәттә, математикасыз булмый да булмый инде. Шуңа дәресләремдә, дәрестән тыш чараларны оештырганда һәрдаим укучыларымның математикадан алган белемнәренә таянып эш итәргә тырышам.

Мәктәптә табигать һәм төгәл фәннәрне нигезле үзләштергән укучылар табиб, агроном, умартачы, зоотехник, эколог, геолог һ.б һөнәрләрне сайлый. Нәкъ менә авыл мәктәбендә тирән белем алган укучылар тормышта үз урыннарын таба һәм киләчәктә районыбыз, республикабыз үсешенә үзләренең лаеклы өлешләрен кертә. Үзем укыткан укучылар арасында да табиб, агроном, укытучы, фармацевт, зоотехник, мал табибы һөнәрләренә ия булып, авыл җирендә хезмәт куючылар шактый. Хезмәтемнең нәтиҗәсе  дә шунда күренә дип исәплим. Әйткәнемчә, төгәл һәм табигать фәннәре бер-берсе үзара тыгыз бәйләнештә тора. Әйтик, химиядән мәсьәләләр чишкәндә математика фәненнән башка мөмкин дә түгел. Физика һәм химия фәннәре дә шулай ук бер-берсенә якын тора. Экология фәне мәктәптә фән буларак укытылмаса да, ул биология фәненең бер өлеше булып тора. Укучыларым, экология фәне буенча олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый.

Мәктәбебез укучылары табигатьне саклау проблемалары белән дә кечкенәдән үк таныша, үткәрелгән чараларда актив катнаша (Җир һәм Су көне, Кошлар  көне һ.б )

Мәктәбебез укытучылары, укучылары, ата-аналарны да җәлеп итеп, дару үләннәре җыю белән дә шөгыльләнә. Балалар дару үләннәрен танып белү генә түгел, аларның файдасы белән дә кызыксыналар. Укучыларыбыз урманчылыкта агач үсентеләре  утырту, урман полосаларын чистарту, орлык җыю эшләрен башкара. Кошларның экологик әһәмиятләрен искә алып, укучылар кош  оялары, җимлекләр ясап эләләр. Бу  эшләрне  башкарганда да математикасыз булмый да булмый инде. Сыерчык оясының үлчәмнәрен нинди булырга тиеш? Моның өчен күпме озынлыкта такта кирәк? Парк яки бакчадагы агач-куакларны корткычлардан саклау өчен күпме сыерчык урнаштырасы бар?  Алмагач яки чия агачларын бер-берсеннән нинди ераклыкта утыртсаң, яхшырак? Я бу сорауларны математикадан азмы-күпме белемең булмый торып, ни дә булса хәл итәргә мөмкинме? Һич кенә дә юк! Шуңа күрә гомеремне биология укытуга багышлаган булсам да, мин үземне беркадәр математика мөгаллиме дип тә саныйм, моны һич кенә дә мактану дип кабул итмәгез: тормышта берничек тә математикасыз булмый. Ә математиканы яраткан кеше биологияне, химияне яратып үзләштерәчәк һәм тормышта да үз урынын табачак.  Ә андыйларның экологик культурасы да югары була. Шуңа да мәктәбебездә, табигатькә карашны уңай якка үзгәртү өчен төрле мөмкинлекләрдән файдаланабыз. ”Кошлар көне”, “Урман көне”, көзге  бал бәйрәмнәре үткәрәбез, табигать байлыкларыннан күргәзмәләр, рәсем конкурслары, экскурсияләр оештырабыз. Иң зур эшләребезнең берсе дип “Экологик сукмак”ны санарга була. “Экологик  сукмак” аша үткән экскурсияләребездә укучыларым табигать һәм төгәл фәннәрдән алган теоретик белемнәрен пратикада кулланып ныгыталар, яңа күнекмәләр алалар. Экскурсияләр аша укучылар туган авылыбызның экологиясен өйрәнәләр.

Авыл җирендә экологик тәрбия бирү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Авыл баласы табигатькә якын, күп вакытын табигать кочагында үткәрә. Түгәрәккә йөрүчеләр, табигать кочагында узган экскурсияләрдә катнашучылар табигатьне тагын да ныграк яраталар, туган төбәкнең, туган йортның кадерен күбрәк беләләр. Табигатьне күзәтеп, игътибар итеп җитешсезлекләргә борчылып, матур мизгелләргә шатланып яшиләр.

Димәк, шундый күркәм холыклы, инсафлы яшь буын тәрбиялик дисәк, без – мөгаллимнәрнең үзләренә дә нинди фән укытуыбызга да карамастан, төгәл фәннәрне дә яратырга һәм үзебезнең ярату аша укучыларыбызда да төгәл фәннәргә карата мәхәббәт тәрбияләргә тиешбез. Монысы – заман таләбе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International