"Наркотикларсыз тормыш"

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 30 майдан 30 июнь аралыгында "Наркотикларсыз тормыш" дип аталган акция уздырыла. Акциянең максаты-наркотик матдәләр куллануны һәм аларның законсыз әйләнешен булдырмау. Акция үз эченә түбәндәге бурычларны ала:

 

  • район җирлегенә наркотикларны алып керергә мөмкин булган каналларны ачыклау;
  • наркопритоннарны ачыклау һәм юк итү;
  • балигъ булмаганнарны наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле булган җинаятьчелеккә җәлеп итү фактларын ачыклау;
  • үзендә наркотик матдәләр тәшкил иткән үсемлекләрне законсыз үстерүчеләрне ачыклау, наркотик матдәләр тәшкил иткән кыргый үсемлек урыннарын юкка чыгару.

 

 

Әлеге акциягә, яки наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы мәгълүматларыгыз булса, район полиция бүлегенә  хәбәр итсәгез иде, хәбәрләр аноним рәвештә дә кабул ителә. Элемтәгә керү өчен телефоннар: 02, 3-04-02, кәрәзле телефоннан 102.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International