Республикада урнашкан эсселек урманнарда янгын чыгу куркынычын тудыра

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда урманнарга транспортта керү тыела. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгы темасына багышланган. Киңәшмә барышында урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Урманнарда гражданнарның булуын һәм транспорт чараларында үтеп керүне чикләү турында" 2018 елның 26 июнендәге 1594-р номерлы күрсәтмәсенең үтәлүен тәэмин итәргә кушкан. Министр урманчылык җитәкчеләренә урман территорияләрен махсус контрольгә алу йөкләмәсен тапшырган. "Татарстанда югары температура режимы урнашты. Бу урманнарда янгын чыгу куркынычын тудыра. Урманнарда булуны чикләү шартларында халыкка урманнарга бару һәм аның территориясенә транспорт чарасында үтеп керү тыела", диелгән әлеге хәбәрдә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International