ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

Читкә китеп таралабыз да, "авылны сагынам" дип җыр гына сузабыз шул. Аллага шөкер, капка ачып көтәр нигез булганда, авылга кайтыр сукмакларга тузан кунмый анысы. 

Тагын бер күңелле күренеш – һәр кич бирегә күрше йортларда яшәүче балалар футбол карарга җыела. Күпфатирлы йортларның уен мәйданчыкларында үзлекләреннән туп тибүче балалар өчен үзәк стадионда яшьләрнең футбол уеннары аеруча да кызык. 


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-бәйге ике елга бер мәртәбә Казанда оештырылачак. Фестивальнең гала-концерты Казан, Мәскәү, Петербург һәм Рәсәйнең башка шәһәрләрендә, чит илләрдә дә үткәреләчәк. Оештыру комитеты һәм жюри Татарстан, Русия һәм чит илләрдән чакырылган югары профессиональ артистлардан төзелә. Беренче фестиваль быел 20-22 октябрьдә Казанда узачак.

Быел фестиваль тарихында беренче тапкыр Гран-При бирелмәде. Моңа бәйгенең жюри рәисе Салават Фәтхетдинов аңлатма биргән.  “Бу - минем теләк, минем фикер”, - дигән ул.


1
июль, 2018 ел
якшәмбе

Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль җиңүчеләре бәйге яшь талантларга иҗатта этәргеч бирә дип исәпли. Төрле елларда әлеге бәйгедә җиңү яулаган артистлар фикерләрен уртаклашты.

-Әлфия апа Авзалова турында сөйләп тору артыктыр, минемчә. Аны белмәгән, аның турында ишетмәгән, җырларын тыңламаган кеше юктыр. Шәхсән үземнең аның белән бер сәхнәдә җырлаганым булды. Моның белән бик горурланам. Җырчылар өчен якты маяк ул. Үзенең моңлы, матур, яңгыравык тавышы белән бик күпләрнең күңелен яулаган шәхес. 


30
июнь, 2018 ел
шимбә

Әлфия Авзалова исемендәге төбакара фестиваль-бәйге 2000 елда тәүге тапкыр үткәрелгән иде. Быел ул яңа баскычка күтәрелде – халыкара бәйге буларак яшь талантларны үзенә җыйды.

Талантлы шәхесләр үлми, диләр. Хак икән. Әлфия апа күңелләребездә яшәвен дәвам итә. Мәдәнияте, сәнгате бренд дәрәҗәсе югарылыгына күтәрелгән туган ягында – Актанышта бигрәк тә. Без – аны, ул  Актанышны яратты. 

Җанатарлар фестивалендә 11 июльдә - Ә.Авзалова истәлегенә куелачак концертта Венера Ганиева, яшь җырчылар, шулай ук Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия дә әнисенең җырларын башкарачак.

Әлфия Авзалова фонды президенты – Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия әнисенең исемен мәңгеләштерүче мондый олы мәртәбәле бәйгене оештыручыларга, Актаныш халкына һәм район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховка олуг рәхмәтен белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International