Әлфия Авзалова исемендәге район жыр конкурсында җинүчеләр
2000 ел
Гран При - Лилия Гыйздәтуллина, Иске Байсар.
I урын - Рафак Исламов, Яңа Әлем.
2002 ел
I урын - Гөлназ Фәйрухшина, Карт авылы.
2004 ел
I урын - Рәзилә Кадыйрова, Актаныш.
2006 ел (С.Садыйкова тууына 100 ел тулуга багышлана)
I урын - Гөлчәчәк Кашапова.
Әлфия Авзалова исемендәге регионара җыр конкурсы җиңүчеләре
2007 ел
Гран При - Алсу Нургалиева, Актаныш.
I урын - Артур Исламов.
2009 ел
Гран При - Азат Кәримов, Алабуга.
I урын - Артур Исламов.
2011 ел
Гран При - Лилия Хөсәенова, Актаныш.
2013 ел
Гран При - Рәзилә Галиева, Актаныш.
I урын - Илшат Хәмәдиев.
2014 ел
Гран При - Миргарифҗан Ханнанов, Мөслим.
Җиңүчеләрнең фикерләре
Лилия Хөсәенова:
-Әлфия Авзалова конкурсында катнашып, Гран При иясе булдым. Яшь талантларны олы иҗат юлына чыгаруда, халыкка танытуда бәйгенең әһәмияте зур. Җиңүем үземә ышанычымны арттырды, иҗатыма этәргеч бирде. Җырларыбызны халык күңеленә үтеп керерлек итеп башкару тәҗрибәсен баетуда да әһәмияте зур аның.
Артур Исламов:
-Бәйге - яшь талантларга сәнгать дөньясына тәүге юл күрсәтүче балкыш. Шунысын да әйтү урынлы, дөньяда төрле бәйгеләр үтә, ләкин һәммәсендә дә конкурсантларны талантына, сәләтенә карап бәяләмиләр. Ә бу конкурсның мәртәбәле жюри составы алдында баш иям. Компетентлы да, гадел дә алар. Туган ягымда шундый җырчы туу һәм шундый бәйге үтү белән горурланам. Бар катнашучыларга да уңышлар, җиңүләр телим, хыялларыгызга ышаныгыз!!!
Рәзилә Галиева:
-Әлфия апа Авзалова турында сөйләп тору артыктыр, минемчә. Аны белмәгән, аның турында ишетмәгән, җырларын тыңламаган кеше юктыр. Шәхсән үземнең аның белән бер сәхнәдә җырлаганым булды. Моның белән бик горурланам. Җырчылар өчен якты маяк ул. Үзенең моңлы, матур, яңгыравык тавышы белән бик күпләрнең күңелен яулаган шәхес. Тавышы бүгенге көндә дә колагымда яңгырап тора. Алдагы елларда бәйге районнар арасында гына үтсә, бүген ул киңрәк колач алды. Бәйгедә катнашуым, урын алуым белән сөенәм. Әзерләнгән вакытта ук репертуар туплыйсың. Үземә дә архивлардан Әлфия апаның күп кенә җырларын өйрәнергә туры килде. Үзенә генә хас репертуары җәлеп итте. Бәйге барышында башка районнардан, төбәкләрдән килгән җырчылар белән дуслаштым. Җырлаганнарын тыңлап, репертуарларын карап, зур база тупладым, үземнекен яңарттым. Әлфия апаның җырлары мәңгелек! Бәйге яшәсен, башка төбәкләрдән дә катнашсыннар. Бәйгене оештырган кешеләргә, катнашучыларга уңышлар телим!
Буадан килгән хөрмәтле кунакларыбыз исеменнән мәдәният идарәсе җитәкчесе Мөдәрис Идрис улы Гайфуллин:
- Актаныш-Буа дуслыгы, иҗади хезмәттәшлек электән дә бар иде. “Беренче мәхәббәт” җырын язучы, районыбызның мәшһүр язучысы, Муса Җәлил премиясе лауреаты Әхмәт Рәшитов, Актаныш ягына килеп, бер ханымга гашыйк булып иҗат итә аны. Аннан соң, Актаныш тәҗрибәсен өйрәнү өчен дә килдек сезгә. Татарның мәдәнияте өч киттан тора – музыка өлкәсендә Салих Сәйдәшев, шигърияттә Габдулла Тукай, ә сынлы сәнгатьтә Бакый Урманче, безнең районның Күл Черкене авылында туган. Салих Сәйдәшев - 1917 елларда Буада сәнгать мәктәбен төзүдә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе.
2014 елгы төбәкара бәйгедә милләтебез моңын, татар сәнгатен үстерүдәге хезмәтләрен хөрмәтләп, бәйгедә концертмейстерлык итүчеләр дә бүләкләнде: Актаныштан Инсаф Хәбибуллин, Лилия Мостафина, Буадан Илдар Нуруллин, Алабугадан “Шатлык нуры” ансамбленнән Ирина Хәлиуллина, Тукай районыннан Рәфыйкъ Дәминов, Илештән Айвар Миннегулов.
Дипломантлар, лауреатларны билгеләп үтүдән тыш, Салават Фәтхетдинов тәкъдиме белән, 2014 елда Ә. Авзалова исемендәге фестивальнең 2007 ел Гран При иясе Алсу Нургалиева истәлегенә багышланган махсус приз булдырылды. Алсуның әнисе Кадрия Идрисова гаилә исеменнән аны Актанышның яшь җырчысы Ләйсән Басыйровага тапшырды. Алсуның әтисе Азат Нургалиев:”Актанышта 33 ел мәдәният өлкәсендә эшләдем. Бүген мондый күләмле мәдәни чараның Актанышта үтүенә гаҗәпләнеп, сокланып карап йөрим. Бик зур рәхмәт!” – диде.