Берәү дә мәңгелек түгел шул... Әлфия апа да китте. Әмма аның җырлары, ул җырларны, моңнарны дәвам итүчеләр калды. Фестивальнең нәкъ менә Актанышта - газизләрдән-газиз туган ягында узуын Әлфия апа үзе дә шаян гына елмаеп, бакыйлыктан күреп-күзәтеп торадыр шикелле. "Җырым тагын Актанышыма, халкыма кайтты. Җыр исән, моң исән", - дип, рухы сөенәдер...
28 июнь кичендә биючеләрне район хакимият бинасы каршында балаларның әти-әниләре, район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов, «БлагоДарение» фонды рәисе Фәрит Муллагали улы Салихов каршы алды.
25 июнь көнне үк үзенә төрле төбәкләрдән - Магнитогорск, Мәскәү, Оренбург, Ижау, Саратов, Пермь, Башкортостан Республикасы, Төмән өлкәсеннән балаларны җәйге ялга кабул итә башлаган "Бүләк" балалар ял һәм сәламәтләндерү аланының I төбәкара профиль сменасы 28 июнь көнне тантаналы ачылды.
27 июнь көнне Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Актаныш архивында булып, андагы шартлар, эшчәнлек, документларның сакланышы, халыкка хезмәт күрсәтү белән танышты.
Көч, җитезлек һәм чыдамлылыкны тикшерүгә юнәтелгән җиде сынау күнегүендә Татарстанның 48 шәһәре һәм районыннан килгән 80нән артык мөселман дин әһеле үзләренең физик әзерлекләрен тикшерде.
Авыл районнарында һәм кече шәһәрләрдә яшәүче укучы балаларның яшь төркемнәрендә 23-26 июнь көннәрендә классик шахмат буенча Актанышта икенче тапкыр Татарстан беренчелеге үтте.
Татарстан беренчелегендә тугыз районнан 92 бала тугыз турда үзара көч сынашты, җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнде.
Бүген - 28 июнь көнне 11.00-12.00 сәгатьләрдә Актаныш авылы Ленин проспекты 17 йорт адресы буенча урнашкан муниципаль район Советы бинасының 22 бүлмәсендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Хәйдәр улы Зиннуров гражданнарны кабул итте.
28 июнь көнне СХТ китапханәсендә "Каенкай" балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булдылар. Китапханәче китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләде. Балалар ничек итеп китап укучы булырга, китапханәдә кызыклы балалар китабы һәм журналлар булуын белделәр.
Үзәк китапханә мәдәният паркында “Зеркало русской души” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим итте.
Кадерле яшьләр!
Сезне чын күңелемнән якты һәм шатлыклы бәйрәм – Россиядә Яшьләр көне уңаеннан котлыйм!