Районыбыз имам – мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин ГТО нормаларын тапшырды

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Россиядә тәүге тапкыр имамнар массакүләм рәвештә ГТО нормаларын тапшырды. Татарстанның төрле почмакларында дини эшчәнлек алып баручы хәзрәтләр Чистайга җыелды.  Очрашу урыны итеп бу шәһәрне сайлау очраклы түгел - ул республиканың нәкъ уртасында урнашкан  һәм  Татарстанның көнчыгыш белән көнбатышы кисешкән урыны булып тора. Җыелуның сәбәбе дә кызыклы. Биредә дин эшлеклеләре Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә тәүге тапкыр массакүләм рәвештә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынау нормативларын үтәү буенча тестларда катнашты. Көч, җитезлек һәм чыдамлылыкны тикшерүгә юнәтелгән җиде сынау күнегүендә Татарстанның 48 шәһәре һәм районыннан килгән 80нән артык мөселман дин әһеле үзләренең физик әзерлекләрен тикшерде. Бу акция Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең иң эре спорт башлангычларының берсе. Шундыйлардан тагын Мәрҗәни исемендәге Кубокка джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турнирын һәм ТР МДН кубогына көрәш һәм кул көрәше Республика ярышларын атап үтик. 

   Дин әһелләренең физик әзерлекләрен тикшерү Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фикере белән оештырылды. Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ТР Диния нәзарәтенең яшьләр сәясәте һәм дәгъват бүлегенең аерылгысыз бурычларының берсе. Спорт чаралары яшь мөселманнар шулай ук, традицион конфессия вәкилләре арасында берләштерү, дуслыкны ныгыту һәм үзара аңлашуның мөһим чарасы булып тора. Мондый сынаулар актив гражданлык позицияле шәхес формалаштыруга һәм башка дин вәкилләренә карата хөрмәт уятуга юнәтелгән. Бүгенге сынауларга яшь мөселманнардан тыш тәҗрибәле имамнар да кушылды. Алар Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) сүзләрен искә төшерделәр: «Раббыбыз тарафыннан көчле иманлы көчсез иманлыга караганда күбрәк яратылыр, икесендә изгелек булса да….». Бүген әлеге сүзләр  «Татнефть олимп» спорт комплексында еш яңгырады.

    Акциядә катнашучыларны һәм шәһәр кунакларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чистай башлыгы Дмитрий Иванов һәм ТР ГТО региональ иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Таһир Гыйзәтуллин сәламләде. Алар чарада катнашучыларга уңышлар һәм сәламәтлек теләделәр.

      Үзләренең физик әзерлекләрен хәзрәтләр ГТО комплексының түбәндәге күнегүләре ярдәмендә тикшерделәр: иелү, баскан урыннан ераклыкка сикерү, яткан шәкелдән гәүдәне торгызу, кул белән җирдән этелү, кыска араны йөгерү. Имамнар алларында торган сынауларны уңышлы гына үттеләр. Чистай тест үткәрү үзәге хезмәткәрләренә нәтиҗәләрне йомгаклап  ВФСК ГТО тест үзәгенә җибәрү генә кала. Чистайга килер алдыннан акциядә катнашучылар gto.ru сайтында теркәлде.

    Бүгенге көндә Татарстанда ГТОның 51 тест үзәге һәм 356 тест үткәрү урыны бар. ГТО сайтында 560мең Татарстанлы теркәлү узган һәм шуларның 300 000гә якыны инде нормаларны тапшыруга керешкән.

   Имамнар арасында ГТО нормаларын тапшыру ел саен оештырылачак. Россиядә футбол буенча барган Дөнья чемпионаты уңаеннан имамнар арасында оештырылган конфессияара футбол матчы очрашуның кульминациясе булды. Дустанә матчта республика мөхтәсибләре һәм Чистай епархиясенең «Дуслык» һәм «Дружба» дип исемләнгән катнаш командалары уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International