26 июнь, 2018 ел! Район мәктәпләрен тәмамлаучы 96 укучы өчен ул яшьлекнең иң кадерле мизгеле булып истә калачак. Район җитәкчесе Энгель Фәттаховның махсус бүләге – Фирдус Тямаев концерты нәкъ менә аларның яшьлек хисләренә, ак хыял-өметләргә, якты киләчәккә аваздаш!
26 июнь - Халыкара наркотиклар куллануга каршы көрәш кэне.
Хөрмәтле актанышлылар, чемпионат һәр көнне 20 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Кичләрегезне файдалы һәм күңелле үткәрегез. Футбол чемпионатында авыл җирлекләре футбол командалары ярышын карарга һәр көнне 19 сәгатьтә сезне үзәк стадионга чакырып калабыз.
-Актаныш елдан-ел төзекләнә, матурлана. Безнең дә яхшы шартларда, төзек йортларда матур итеп яшисебез килә! – диделәр 25 июнь көнне Актаныш авылының I кварталында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов белән очрашу вакытында.
II-Бөтенроссия Ык буе авыллары Сабан туенда Татарстанның Актаныш, Баулы, Минзәлә, Мөслим, Башкортстанның Бәләбәй, Бакалы, Туймазы, Шаран, Ярмәкәй, Оренбургның Абдуллино районнары вәкилләре катнашты.
Ветераннар йорты китапханәсе хәбәр итә : 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Шул уңайдан ветераннар йорты китапханәсендә сугыш чоры балалары белән очрашу узды. Әлеге кичәдә "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да катнашты. Китаханәдә китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.

.jpg)
.jpg)
.jpg)
Районның социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм 65 яшьлек юбилее уңаеннан “Сугаз” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Шакиров Әбүгали Рафоат улы Актаныш муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Һәр елдагыча, быел да җирлекләрдә тавыш бирү юлы белән халыктан үзара салым җыю һәм аның суммасы билгеләнде. Такталачык авылында үзара салым акчасына юллар төзекләндерелә.
18-25 июнь көннәрендә Кырымда VII халыкара фестиваль – сәнгать бәйгесендә катнашып, Актанышның яшь талантлары җиңү яулады.
Бүген – 23 июнь көнне бәйгене тантаналы ачудан соң, ярышлар башланып та китте. Тугыз районнан килгән 100 бала 23-26 июнь көннәрендә 9 тур уйнап, үзара зирәклектә көч сынашачак.