-Актаныш елдан-ел төзекләнә, матурлана. Безнең дә яхшы шартларда, төзек йортларда матур итеп яшисебез килә! – диделәр 25 июнь көнне Актаныш авылының I кварталында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов белән очрашу вакытында.
Актанышта җирлекләрдә халык белән очрашып, борчыган сорауларны, хәл итәсе мәсьәләләрне ачыклап, аларны чишү буенча планлы эш оештыру гадәткә кертелгән. Кичә Актаныш авылының I кварталында яшәүчеләр дә мондый очрашуда Энгель Нәвап улына үзләрен борчыган сорауларын бирделәр. Кварталдагы йортларның нык тузганлыгына, косметик төзекләндерү вакытында, хәтта, фатир стеналарында буяуларның да стенага тигез ятмый купшаклануына борчыла алар.
Йортларда капиталь төзекләндерү эшләре планлы башкарылган булса да, түбәләрдән яңгырлар вакытында су үтә инде хәзер. Җилләтү системасы да эшләми. Кышкы җылыту сезонына бәйле дә борчулы сораулары бар аларның. Йортларның әйләнә-тирәсен төзекләндереп, балалар мәйданчыклары, фатир хуҗалары өчен келәм элеп җилләтү-кагу, кер киптерү урыннары булдыру – һәммәсе дә борчый фатир хуҗаларын.
Энгель Нәвап улы һәр сорау буенча да җаваплы җитәкче-белгечләр белән җыелыш барышында ук сөйләшүләр алып барды, һәр фикер-тәкъдим язып алынды. Сорауларны хәл итү барышында, I кварталда яшәүчеләр белән элемтәдә булып, аларның фикерләрен искә алып, үзара килешеп эшләнәчәк.