-Уңышка ирешегез, Кеше булыгыз, ак юл сезгә, чыгарылыш укучылары! Сез, дип яшәүче, эшләүче, һәрвакыт ярдәмгә әзер Актанышның данлыклы егет-кызлары булыгыз! – 26 июнь кичендә Актаныш хакимият бинасы каршындагы күркәм мәйданга җыелган 96 чыгарылыш укучысы белән олыларча, ачыктан-ачык һәм ихлас аралашты район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов. – Унбер ел дәвамында район мәктәпләрендә сезгә һәр яклап белем һәм тәрбия бирелде. Ата-аналарның, укытучыларның, районның ышанычын, 11 ел дәвамында куйган хезмәтен бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру вакытында акладыгыз да, рәхмәт сезгә! Узган елларда БДИ тапшырып, 80 балл алучылар белән горурлана идек. Быел 90 балл һәм аннан югарырак балл алучыларга Рәхмәт хаты тапшырабыз. Актанышның 2 нче мәктәбен тәмамлаучы Айзилә Азат кызы Галимова рус теленнән имтихан тапшырып, 100 балл алды. Район горурлыгы булган укучылар өчен без районның Мактау китабын булдырдык! Алинәнең уңышы да ул китапта урын алачак! Ә дәүләт имтиханына әзерләгән укытучысы Равия Закирҗан кызы Кулиеваны ТРның атказанган укытучысы исенә лаек дип, документлар әзерләп, дәүләт җитәкчелегенә тәкъдим итәчәкбез.
Кадерле укучылар! Алган белемнәрегезне файдалы һәм нәтиҗәле кулланып, безнең – районның һәм үзегезнең дә киләчәкне, язмышны билгелисез. Укыган вакытыгызда ук җаваплы эшләр башкарып, үзегезне төрле бәйге-конкурсларда сынап карадыгыз, уңышка ирештегез, беренче каршылыклар, авырлыклар белән очраштыгыз – тормыш тәҗрибәсе тупладыгыз. Киләчәктә дә һәрвакыт эзләнүдә булыгыз. Бер вакытта да белем алудан, үсештән туктамагыз. Тормышта үз урыныгызны табып, һөнәр сайлап, аны яратып башкарып, уңышка ирешегез.
Тормышта һәркем үз юлын үзе сайлый, тормышыгызны матур итеп языгыз. Хаталар да, сынаулар да булыр – аларны матур итеп үтә белегез. Һәр очракта да Кеше булып калыгыз. Шәхескә аның үтелгән юлы, авырлыклар-сынаулар алдында югалып калмый, хәл иткеч карар кабул итүе һәм чишелеш таба белүе, яшәү рәвеше дәрәҗә һәм хөрмәт китерә. Дусларыгызны, укытучыларны, әти-әниегезне, туган ягыгызны онытмагыз! Без – Актаныштан, дип горурланып яшәгез! Туган телне, нәсел тамырларыбызны камил белегез. Ана теле, гореф-гадәтләр, аларга булган кадер-хөрмәт башка телләрне өйрәнгәндә, башка милләт кешеләре белән аралашканда да сезгә уңыш китерер – ул сезнең Кеше буларак тәрбияле булуыгызны күрсәтә.
Энгель Нәвап улы бердәм дәүләт имтиханнарын 90 һәм аннан югары баллга биргән 9 укучыга рәхмәт хатлары тапшырды, истәлеккә алар белән фотога төште. БДИдан 100 балл җыйган Айзиләне котлаганнан соң, фикерен белдереп, район мәктәпләрендә укучыларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүче укытучыларга рәхмәтен белдерде.
Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды, бүген чыгарылыш кичәсе! Матур кичке күлмәкләрдән, костюм-чалбарлардан килгән егет-кызлар үзләрен җитди һәм олыларча тота! Нәкъ менә бүгеннән алар тормышында яңа этап башлана.
Көннең беренче яртысында район мәгариф учреждениеләрендә чыгарылыш укучыларына аттестатлар тапшырылды, традиция буенча уку алдынгылары билгеләп үтелде. Быел да районның 14 уку алдынгысына алтын медаль тапшырылды.
26 июнь, 2018 ел! Район мәктәпләрен тәмамлаучы 96 укучы өчен ул яшьлекнең иң кадерле мизгеле булып истә калачак. Район җитәкчесе Энгель Фәттаховның махсус бүләге – Фирдус Тямаев концерты нәкъ менә аларның яшьлек хисләренә, ак хыял-өметләргә, якты киләчәккә аваздаш!