Актанышның яңа үзәк стадионында, кичке ут яктысында, авыл җирлекләре яшьләре арасында футбол чемпионаты башланды

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Актаныш спортның һәр төре буенча да чемпионнар тәрбияләп үстерүе белән беррәттән, күмәк спорт чараларының җирлекләрдә һәм район күләмендә даими үтүе белән дә аерылып тора. Ел дәвамында сәламәт яшәү рәвеше алып баручы актанышлылар үзләренең  ирешкән уңышларын кышкы һәм җәйге спартакиадада күрсәтә хәзер.

Кичә – 25 июнь көнне Актанышның үзәк стадионында район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашында авыл җирлекләре яшьләре арасында футбол чемпионатын ачу тантанасы булды.

Спорт белән шөгыльләнүдә заманча югарылыкта бар уңайлыклар да тудырылган стадионның тагын бер өстенлекле ягы – биредә спортсөярләр кичләрен дә ут яктыртылышы астында төрле спорт ярышлары, матчлар үткәрә алалар. Көн дәвамында һәркем үзенең яраткан һөнәре буенча нәтиҗәле эшләгәннән соң, организмны физик яктан ныгыту, көнлек акыл эшчәнлеген физик йөкләнеш аша тигезләштерү дә булып тора чемпионат.

Ачылу тантанасында район җитәкчесе Энгель Нәвап улы авыл җирлекләрендә спортның үсеше өчен  халык белән бергәләп эшләүче авыл җирлеге башлыкларына, физкультура укытучыларына, авылларга барып, ел дәвамында мәктәпләрдә укучыларны махсус шөгыльләндерүче спорт мәктәбе тренерларына рәхмәтен белдерде.

Чемпионатның тәүге кичендә Богады-Актаныш, Такталачык-Чуракай, Татар Суыксуы-Чуракай җирлеге командалары үзара ярышты.

Хөрмәтле актанышлылар, чемпионат һәр көнне 20 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Кичләрегезне файдалы һәм күңелле үткәрегез. Футбол чемпионатында авыл җирлекләре футбол командалары ярышын карарга һәр көнне 19 сәгатьтә сезне үзәк стадионга чакырып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International