Актанышның сәләтле балалары Кырымда “Планетаның киләчәге”ндә “Йолдыз дулкынында” җиңү яуладылар

2018 елның 24 июне, якшәмбе

18-25 июнь көннәрендә Кырымда VII халыкара фестиваль – сәнгать бәйгесендә катнашып, Актанышның яшь талантлары җиңү яулады.

Балалар иҗат үзәгенең “Образ” балалар бию студиясе(җитәкчеләре Ниссо Романова, Роман Миндияров) “Будущее планеты” иҗади үстерү төбәкара җәмәгать оешмасы һәм “Звездная волна” заманча сәнгатьне үстерү халыкара федерациясенең дипломы белән бүләкләнеп, I дәрәҗә лауреат булды.

Район сәнгать мәктәбе укытучысы Резеда Шәйдуллина җитәкчелегендә пианинода уйнаучы балалар да бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, II – III дәрәҗә лауреат булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International