ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2018 ел
шимбә

Быел Актаныш сабантуенда Магнитогорскның  “Татар рухы” дип аталган “Татарларның милли-мәдәният оешмасы” вәкиле Рафаил Мөхәммәдшин беренче тапкыр катнашты. Актанышның ни өчен Татар Швейцариясе исемен йөртергә лаек булганын аңлатып фикерен белдерде ул.


22
июнь, 2018 ел
җомга

Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов “Татар кызы” бәйгесенә махсус исемләнгән тугра эшләтеп бүләк итте. Татар халкын бар дөньяга танытуда һәм татар телен саклауда эш-гамәлләре белән дә, яшәү рәвеше белән дә үрнәк җитәкченең олуг бүләге бәйге барышының иң кульминацион өлеше булды. “Татар кызы” бәйгесенең хәзер үз мөһере, гербы – туграсы бар. Әлеге тарихи истәлекле бүләк өчен бәйгене оештыручылар Энгель Нәвап улына һәм Актаныш халкына ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.

-Терлек азыгы җыюда эшләүче комбайнчыларга хезмәткә түләү һәм кызыксындыру чараларын район буенча үзгәртү кирәк. Аларның хезмәте терлек азыгын сыйфатлы әзерләүдә  хәлиткеч роль уйный, - дип, район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның  19 июнь көнне терлек азыгы әзерләү буенча үткәрелгән семинар-киңәшмәдә әйткән фикере җитәкче-белгечләрдә хуплау тапты.

Актанышлылар, сезнең барыгызны да  30 июнь-1 июль көннәрендә узачак Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-бәйгегә чакырабыз!

Бәйгедә катнашучылар өчен ымсындыргыч сөенечле хәбәр – гран-при яулаучыга бүләккә 100 мең сум биреләчәк!

28 июнь көнне 11-12 сәгатьләрдә  Актаныш муниципаль район Советы бинасының 22 нче бүлмәсендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Зиннуров Ирек Хәйдәр улы гражданнарны кабул итә.


19
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Ул һәрвакыт журналистларның игътибар үзәгендә булды. Татарстанның мәгариф һәм фән министры булып эшләгәндә, Энгель Нәвап улы Фәттахов каләм әһелләренең сорауларын җавапсыз калдырмый иде.

 

 Узган ел ахырында исә ул кабат Актаныш районын җитәкли башлады. “ВТ” хәбәрчесе элеккеге министрның хәл-әхвәлләрен белешеп кайтты.


18
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Дәрәҗәле бүләкне бүген – 18 июнь көнне  Чуракайдан Әхәт Суфи улы Суфиевка, Яңа Әлемнән Мирзаян Фәхретдин улы Фәхретдиновка, Югары Яхшыйдан Гомәр Әхмәдулла улы Әхмәдуллинга, Актаныштан Хәмит Сәлах улы Мәүлетовка район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов тапшырды.

Теләкәй авылы сабантуена быел Магнитогорск шәһәреннән -  Халыклар дуслыгы бердәмлеге йортыннан милләттәшләребез - туристлар кунакка килде. 

Пучы җирлегендә “Әнәк” агрофирмасы һәм Нур Баян исемендәге хуҗалык хезмәтчәннәре аралашып, ярдәмләшеп эшли. Җирлектәге бәйрәмнәрне дә бергәләп матур итеп, авыл халкы белән бергә үткәрә алар.

16 июндә Пучы җирлегендә узган сабантуйда да ике хуҗалыкның да уңганнары бүләкләнде.


17
июнь, 2018 ел
якшәмбе

Сабантуйда кинәнеп ял итү – ул үзеңнең булдыклыгыңны, аерым бер спорт төрендә үзеңә тиңнәр юклыкны күрсәтү. Актаныш сабантуенда җитезләргә дә, көчлеләргә дә, елгырлык,  тапкырлык белән үзләрен күрсәтергә теләүчеләргә дә ярышларның җаның һәм күңелен теләгәнен сайлап алырга була иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International