Сабантуйда кинәнеп ял итү – ул үзеңнең булдыклыгыңны, аерым бер спорт төрендә үзеңә тиңнәр юклыкны күрсәтү. Актаныш сабантуенда җитезләргә дә, көчлеләргә дә, елгырлык, тапкырлык белән үзләрен күрсәтергә теләүчеләргә дә ярышларның җаның һәм күңелен теләгәнен сайлап алырга була иде.
Пляж волейболы, волейбол, гер күтәрү, шахмат, озынлыкка-биеклеккә сикерү, чүлмәк вату, йөгерү, капчык белән сугышу, утын кисү, кул көрәштерү, йомыркалы кашык кабып йөгерү, авыш баганага менү, чиләк белән су ташу, ласта киеп йөгерү, әтәчле баганага менү, муенлы аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, иң көчле кешене билгеләү, ваннада балык тоту, җилем тарту, милли көрәш, ат чабышы, автоузыш буенча быелгы сабантуйның җиңүчеләре билгеләнде.
Сабантуйның брендына әйләнгән татарча көрәштә быел Чаллы шәһәреннән килгән көрәшче егет Илдар Хәмитов абсолют батыр калды.