Актаныш “Татар Кызы” бәйгесен зурлады

2018 елның 22 июне, җомга

Тарихы, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиеве, татар сәнгатендә моң патшабикәсе Әлфия Авзаловасы, һәр өлкәдә данлыклы кешеләре, гореф-гадәтләре, йолалары, мәгариф өлкәсендә   сәләтле балаларга киңкырлы белем һәм тәрбия бирүче татар гимназиясе белән данлыклы Актаныш республиканың “Татар кызы” бәйгесендә дә туган ягының мәшһүр кешеләрен олылый һәм башкаларга да хөрмәт күрсәтә белүе белән аерылып торды.

Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов “Татар кызы” бәйгесенә махсус исемләнгән тугра эшләтеп бүләк итте. Татар халкын бар дөньяга танытуда һәм татар телен саклауда эш-гамәлләре белән дә, яшәү рәвеше белән дә үрнәк җитәкченең олуг бүләге бәйге барышының иң кульминацион өлеше булды. “Татар кызы” бәйгесенең хәзер үз мөһере, гербы – туграсы бар. Әлеге тарихи истәлекле бүләк өчен бәйгене оештыручылар Энгель Нәвап улына һәм Актаныш халкына ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.

Актаныш данын яклаучы - сәләтле балаларга белем һәм тәрбия бирүче  татар гимназиясенең беренче чыгарылыш укучысы, КФУ талибәсе - Илсинә Илсур кызы Тимерова бәйгедә җырчы, биюче, нәфис сүз остасы, артистизм һәм алган киңкырлы белемнәрен укучыларга да өйрәтүче куратор буларак бердәнбер һәм кабатланмас булды. Актаныш гореф-гадәтләрен, данлыклы кешеләрен, гимназиянең талантлы балалар белән эшләүдә киңкырлы эшчәнлеген һөнәри оста режиссерлар, хореографлар  белән эшләп бетереп, сәхнәдә тулысынча ачып бирә алуы белән дә актанышлыларның данын яклады ул.

Жюри әгъзасы - Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов Илсинәнең кайда белем алуы белән кызыксынып, телне камил белә, авазларны дөрес һәм  татарча аһәңле әйтә, дикторлар  бәйгесендә катнашмый да тапшырулар алып бара ала, дип бәяләде. Җырлау, бию, нәфис сүз һәм театраль алымнар берләшкән чыгышларына олы бәя биреп, бәйгене оештыручы һәм сәхнәгә куючы Камал артисты – ТАССРның – халык,  Россия Федерациясенең атказанган артисты Илдар Хәйруллин: “Актаныш – талантлар иле. Сезне башкалардан аерып торучы иң күркәм сыйфат – һәр өлкәдә  талантлы шәхесләрне зурлый, олылый һәм үстерә беләсез. Озак еллар дәвамында Актанышлар белән иҗади элемтәдә эшлим. Район җитәкчесе Энгель Фәттаховка, актанышлыларга хөрмәтем зур”, - дип, район халкына хөрмәтен һәм кайнар сәламнәрен ирештерде.

"Татар кызы-2018" республика бәйгесендә сайлап алу турында  район һәм зона этапларында җиңү яулаган 11 кыз катнашты. Бәйге биш номинациядә үтте. Иң беренче кызлар үзләре белән таныштырды. Икенче этапта биюдәге сәләтләрен күрсәттеләр. Өченче биремдә  жюрилар биргән сорауларга  җавап бирделәр. Дүртенче биремдә спорт костюмы һәм туп белән бию осталыкларын сынадылар. Бишенче бирем - өй эше - кызларның үз районнарында туып-үскән күренекле, үрнәк хатын-кызлар белән таныштыру булды.

Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри кызларның һәр адымын күзәтеп бәя бирде. Актаныш кызы Илсинә Илсур кызы Тимерова бәйгедә җиңү яулап, “Иң илһамлы кыз” буларак бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International