Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгедә яшь талантлар сәхнә тотачак

2018 елның 22 июне, җомга

Хөрмәтле райондашлар! Бәйге тәүге тапкыр гына үтүгә карамастан, яшьләр аны мәртәбәле бәйге буларак кабул итте. Республикабызның, төбәкләрнең яшь талантлары, бәйге турында ишетүгә үк, остазлары белән фестивальгә әзерләнә башлаган иде инде. Хәзер алар башкарачак җырларны сайлап, музыкантлар, остазлары белән Актанышка бәйгегә килергә әзерләнәләр – бик дулкынланалар. Быел катнашырга иртәрәк әле миңа, бәйгене тамаша гына кылачакмын, дигән яшь башкаручылар да, Актанышка килеп, бәйгенең барышын күзәтергә җыена.

Актанышлылар, сезнең барыгызны да  30 июнь-1 июль көннәрендә узачак Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-бәйгегә чакырабыз!

Бәйгедә катнашучылар өчен ымсындыргыч сөенечле хәбәр – гран-при яулаучыга бүләккә 100 мең сум биреләчәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International