-Терлек азыгы җыюда эшләүче комбайнчыларга хезмәткә түләү һәм кызыксындыру чараларын район буенча үзгәртү кирәк. Аларның хезмәте терлек азыгын сыйфатлы әзерләүдә хәлиткеч роль уйный, - дип, район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның 19 июнь көнне терлек азыгы әзерләү буенча үткәрелгән семинар-киңәшмәдә әйткән фикере җитәкче-белгечләрдә хуплау тапты.
Елның-елында сыйфатлы терлек азыгы әзерләүче “Әнәк” агрофирмасының Иске Кормаш бүлекчәсенә караган Яңа Балтач басуында булды очрашып сөйләшү. Сыйфатлы терлек азыгының агрофирмада запасы күп булу да алардан эш тәртибен өйрәнү кирәклеген дәлилләп тора. Сөйләшү барышында “Әнәк” агрофирмасы белгечләре көндәлек эшчәнлектә үзләрендә кулланылган яңа алымнарны өйрәттеләр. Моннан тыш, агрофирма хезмәткә түләүне дә үзләренең хезмәтчәннәрен кызыксындырырлык итеп эшләгән. Терлек азыгы әзерләүдә һәр этапның барышын көн дәвамында тикшереп, анализлап торалар. Берьеллык һәм күпьеллык үләннәрне чабуны үсемлектә витаминнар күп күләмдә тупланган үсү фазасында башкаралар. Чабылган теземнәрнең юка һәм тигез ятуы да игътибар үзәгендә. Бераз җилләгәч, ярдәмче препарат – закваска сиптереп, теземнәрне сенажга ваклап тураталар. Сенаж базына кайтарылган яшел массаны таптатуда да техниканың искергәнен махсус шуның өчен генә тоталар. Әйбәтләп таптату өчен тракторларга махсус җайланма эшләгәннәр. Сенаж базын ул тулган көнне үк ябу аның өске катламын черетми саклау мөмкинлеге бирә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Әсрар улы Харисов беренче кат чабылган яшел массаны, фәкать, сенажга гына салырга киңәш итте. Район ветеринария лабораториясе җитәкчесе Ләйсән Харисова сенаж салганда төрле культураларда файдалы матдәләрнең ничек үзгәрүен – кимүен һәм артуын хуҗалыклар мисалында аңлатты.
“Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрваров бөртекле һәм терлек азыгы культураларының үсү фазасына бәйле рәвештә тукландыру һәм төрле чирләрдән, корткычлардан саклау тәртибен район хуҗалыклары басуларыннан алынган үсемлекләр мисалында анализлады, кичектергесез эшләнәсе эшләр буенча тәкъдимнәрен әйтте. Бер үк көнне утыртылган бер үк сортлы борчакның, тукландыруга карап, үсү аермасын чагыштырып та күрсәтте ул.
Терлек азыгы культуралары җыеп алынган басуларда, кичекмәстән, җирне эшкәртүнең киләсе ел уңышына йогынтысы да дәлилләп аңлатылды киңәшмә барышында. Көзге культураларны эшкәртелгән җир бер ай ял иткәннән соң чәчү уңышның нигезен билгели.
Терлек азыгы әзерләүдә үзен аклаучы техникалар белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев таныштырды.