“Әнәк” агрофирмасы һәм Нур Баян исемендәге хуҗалыкларның дуслык сабантуе

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Пучы җирлегендә “Әнәк” агрофирмасы һәм Нур Баян исемендәге хуҗалык хезмәтчәннәре аралашып, ярдәмләшеп эшли. Җирлектәге бәйрәмнәрне дә бергәләп матур итеп, авыл халкы белән бергә үткәрә алар.

16 июндә Пучы җирлегендә узган сабантуйда да ике хуҗалыкның да уңганнары бүләкләнде.

Төзекләндерү, яшелләндерү икеайлык чисталык бәйгесе җиңүчеләре дә хөрмәтләнде мәйданда. Пучы авыл җирлеге башлыгының  Мактау кәгазе белән  түбәндәге оешмалар бүләкләнде: Пучы мәдәният йорты, урта мәктәп, балалар бакчасы, картлар һәм инвалидлар йорты,  участок хастаханәсе, балалар иҗат үзәге, Түбәнкама электр челтәре коллективлары.

Нур Баян исемендәге хуҗалыкның  кыр батырлары - Нурлыгаянов Индус Мәзхәр улы, Имамов Илсур  Мәхмүт улы, Гәрәев Радик Рафаэль улы, Шәйгәрданов Илдар Иршат улы, Имамов Илшат Мәхмүт улы, Гарфиев Динар Камил улы, Миргалимов Ришат Миргазиян улы, Фазлыев Илнур Фәнил улы, Әнвәров Илнар Хәмит улы.

“Әнәк” агрофирмасы  кыр батырлары -  Хәйретдинов Марат Ринат улы, Султанов Валерий Мәхмүт улы, Султанов Илдус Валерий улы, Сахауов Рәсим Салихҗан улы, Закирҗанов Сәлимҗан Газизҗан улы,  Сабиров Анил Хәниф улы.

Сабантуй быел гает бәйрәме белән бергә туры килде. “Әнәк” агрофирмасы эшчәнлек алып барган җирлекләрдә 14 мәчет бар. Һәр төрле бәйрәмнәр 10 ел дәвамында хәмерсез, хәләл ризыклар белән үткәрелә. Рамазан ае вакытында да һәр мәчеттә ифтар үткәрүдә агрофирма ярдәм күрсәтте. Быел тугыз авыл җирлегендә ( җидесе Актаныш  районында) сабантуйлар үткәрүдә дә, һәр елдагыча, иганәче буларак катнашты агрофирма.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International