Актаныш архивында документлар махсус эшләнгән сумкаларда саклана һәм бу үрнәк архивлар эшчәнлегендә республикада бердәнбер

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

27 июнь көнне Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Актаныш архивында булып, андагы шартлар, эшчәнлек, документларның сакланышы, халыкка хезмәт күрсәтү белән танышты.

- Район җитәкчелеге архивка яхшы  бина биргән. Гомумән, актанышлыларның эше мактауга лаек. Алга таба да шулай дәвам итегез, - диде Гөлнара Габдрахманова.

Гөлнара Зәкәри кызына архивта документларның махсус сумкаларда сакланышы ошады. Татарстанның башка архивларына да үрнәк буларак тәкъдим итү өчен архив өчен махсус эшләнгән сумкаларның эшләнү сыйфаты белән дә кызыксынды ул. Район архивында тарихи кыйммәткә ия рәсми документларның саклануын да хуплады. Халык белән элемтәдә эшләүдә архив эшчәнлегенә заманча алымнар, яңалыклар кертү буенча тәкдимнәрен белдерде.

Бүгенге көндә архивта 209 фондта 32846 данә документ саклана, шулар эченнән 20671 данә гомерлеккә саклануда, 11945 данә шәхси состав документлары, 94 фотодокумент, 136 шәхси документ бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International