18-25 июнь көннәрендә Кырымда VII халыкара фестиваль – сәнгать бәйгесендә катнашып, Актанышның яшь талантлары җиңү яулады.
Балалар иҗат үзәгенең “Образ” балалар бию студиясе(җитәкчеләре Ниссо Романова, Роман Миндияров) “Будущее планеты” иҗади үстерү төбәкара җәмәгать оешмасы һәм “Звездная волна” заманча сәнгатьне үстерү халыкара федерациясенең дипломы белән бүләкләнеп, I дәрәҗә лауреат булды.
Район сәнгать мәктәбе укытучысы Резеда Шәйдуллина җитәкчелегендә пианинода уйнаучы балалар да бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, II – III дәрәҗә лауреат булдылар.
28 июнь кичендә биючеләрне район хакимият бинасы каршында балаларның әти-әниләре, район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов, «БлагоДарение» фонды рәисе Фәрит Муллагали улы Салихов каршы алды.
Ата-аналарның өлешчә юл чыгымнарын күтәрүе, район хакимиятенең һәм “БлагоДарение” фондының финанс ярдәме белән “Образ” бию студияендә йөрүче талантлы балаларыбыз Кырымда VII халыкара фестиваль – сәнгать бәйгесендә катнашып, җиңү яуладылар.