Авыл районнарында һәм кече шәһәрләрдә яшәүче укучы балаларның яшь төркемнәрендә 23-26 июнь көннәрендә классик шахмат буенча Актанышта икенче тапкыр Татарстан беренчелеге үтте.
Татарстан беренчелегендә тугыз районнан 92 бала тугыз турда үзара көч сынашты, җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнде.
2010 елда туган балалар һәм яшьрәкләр арасында Раяна Латыпова - беренче, Рәмилә Әхәтова һәм Наил Әхмәтов өченче урында.
2009 елгылар арасында Зилә Әхәтова - беренче, Гүзәл Харисова һәм Аяз Басыров икенче урында.
2007-2008 елгылар арасында Зәйнәп Рахманова - беренче, Алияна Айбашева һәм Данияр Латыпов - икенче, Фирүзә Нәбиева өченче урында.
2005-2006 елгылар арасында Аделина Кәшбразиева - икенче, Мансур Закирҗанов өченче урында.
2001-2004 елгылар арасында Динислам Закиров – икенче, Роза Гыймазова өченче урында.