Кадерле яшьләр!
Сезне чын күңелемнән якты һәм шатлыклы бәйрәм – Россиядә Яшьләр көне уңаеннан котлыйм!
Бу бәйрәм - актанышлыларның яраткан бәйрәме.
Актаныш яшьләре үзләрен җәмгыятебезнең актив, эшчән, инициативалы гражданнары итеп күрсәтә. Районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашалар, аларның социаль әһәмияткә ия булган хәйрия, патриотик һәм мәдәни проектлар, чаралар оештырулары сөендерә. Үз чиратыбызда, без дә яшьләребезнең белемгә, үсешкә омтылышын куәтләп, аларның иҗади сәләтләрен тулысынча ачу өчен шартлар тудырабыз. Киләчәктә дә Актанышның белем алу, эшләү, тормыш итү, гаилә кору, балалар үстерү өчен яшьләрне үзенә җәлеп итүче район булып калуын телибез!
Актаныш яшьләре! Киләчәк көннәргә гел шулай ышаныч белән карагыз, ирешелгәннәрдә тукталып калмагыз. Сездәге көч-куәт, иҗатыгыз, активлыгыгыз яңадан-яңа җиңүләргә юл ачсын!