Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйге бара. Истәлекләр – Энгель Фәттахов: “Мине үзенең улы кебек якын итте”

2018 елның 30 июне, шимбә

Якташыбыз, моң патшабикәсе, “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орден иясе, ТАССРның  - атказанган, ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты,  Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены иясе, татар эстрадасы легендасы  Әлфия Авзалова турында истәлекләр 

Талантлы шәхесләр үлми, диләр. Хак икән. Әлфия апа күңелләребездә яшәвен дәвам итә. Мәдәнияте, сәнгате бренд дәрәҗәсе югарылыгына күтәрелгән туган ягында – Актанышта бигрәк тә. Без – аны, ул  Актанышны яратты. Чиксез горурлана иде туган ягы белән. Елына бер тапкыр кайтып, аскы Актаныш урамнарын урап, данлыклы Актаныш басмаларыннан яңа төзелгән Актанышка күтәрелмичә калмый иде. Ә биеклектән Иске  Идел, әрәмәлекләр, аскы Актаныш уч төбендәге кебек күренә.

-Э-эх, Актаныш бит ул, җырламас җиреннән җырларсын, - дип, җыр да сузып җибәрә иде. Актаныштагы дуслары белән аралашып, күрешеп, яшьлек хатирәләрен яңартып, яшәреп, илһамланып китә иде. Рәхәт иде аның белән. Гади, ихлас, мактап та куя, кирәк икән, шелтәләп тә ала. Турысын да бәреп әйтә, аңа нишләсә дә килешә иде.   Район башлыгы булып эшләгән елларымда аралар тагын да якынайты. Казанда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында министр булып эшләгән елларымда да элемтәдә тордык. Күңелем тыныч Әлфия апаның рухы алдында, соңы көненә кадәр аралашып яшәдек, шәһәрнең 7 нче хастаханәсенә  - гомере өзелергә санаулы минутлар калганда да - бәхилләшергә кердем, аның кырында булдым. ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыков ул вакытта баш табиб иде, өчәү бергә фотога да төштек.

Кайта-кайта уйланам. Татар халкы яшәгән ерак төбәкләргә кадәр барып, һәр авылда диярлек концертлар куеп, аларның ничек яшәгәннәрен, шатлык-сөенечләрен, уй-борчуларын аннан да күбрәк белүче булды микән?! Концертлардан соң да, табын күрке мичтә тәгәрәткән бәрәңге булган чорларда да, һәммәсенең күңелен күтәреп, шаяртып, көлдереп, һәр кешене үз тавышы белән сөйләп кәмит ясаучы да бит әле ул. Аның сөйләгән сүзләре, мәзәкләре искә төшкән саен үз алдыма елмаеп куям. Җитәкче камытын салып, күңелем белән ял иткәнмен, алынырга да куркып торган яңа эшләргә көч туплаганмын икән аның янында!

Әтием, әнием янәшәсендә торучы якын кешем ул минем. Әлфия апа мине үзе дә улы кебек күрде. Туган авылым Чишмәнең агач клубында аның сәхнәдән җырлаганын без – кечкенә малай-шалайлар агач эскәмияләр алдына чыгып, идәнгә утырып караган идек. Пластинкалардан, радиодан ишетелгән җырларын авылга килгән тере Әлфия апаның үз авызыннан ишетү авыл халкы өчен могҗизага тиң иде. Җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк гаиләбездә Әлфия апаның җырларын  әти-әнием эшләгән эшләреннән туктап тыңлый иде. Үзем дә кулга гармун алып, аның моңнарын гармун телләрендә чыгарырга омтылдым, шул рәвешле Әлфия апа  миннән гармунчы ясады. Район башлыгы булып эшләгән елларымдагы  аралашулар аша аның кеп-кечкенә, нәфис иңнәрендә никадәр җаваплылык, милләт язмышы булуын аңладым. Һәрвакыт актанышлылар, район тормышы турында сораша, матур үзгәрешләргә бала кебек сөенә иде:

-Балам, барысын да ничек исеңдә тотасын, ул кадәр цифрны, мин иртән нәрсә ашаганымны да хәтерләмим, - дип шаяртып, уңышларны хуплап, аркадан сөя иде. Ятимлектә үскән, ата-ана назы күрмәгән  җырчының аналарча аркамнан сөюе минем күңелемне тетрәндерә, хисләремне нечкәртә иде. Ир кеше, җитәкче кеше хисләрне йөгәнләп, салкын акыл белән эш итәргә өйрәнә. Ә Әлфия апа алдында күңелемнең биге юк иде. Шул күңел халәте, җырчыга хөрмәт Әлфия апа исән вакытта ук аның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә күп эшләр эшләп калырга этәргеч бирде. Актанышта беренчеләрдән булып, аның исемендәге җыр бәйгесенә башлангыч бирдек. Аның хәер-фатихасын алып, киңәшен тыңлап эшләдек. Әлфия апаның үзе кебек гади, ихлас, җылы бәйге үткәрү өчен бар нечкәлекләрне дә уйлап бетерү кирәк иде. Аның исеме белән үткән бәйге дә халыкта  шундый фикер уятырлык булсын дип тырыштык. Аның уй-фикерләрен кат-кат уйлагач кына карарларны кабул иттем.

-Әлфия апа!  Синең  исемне әйтүгә балачак хатирәләрем яңара. Аның иң беренчесе: патефон һәм Әлфия апа җырлары язылган пластинка, - дип, үзенә дә әйтә идем. Сөенә, рәхәт иде аңа иҗатына булган хөрмәтемне күрүе. -  Ә синең пластинка олы бүләк иде. Җырлары да нинди бит әле аның: ”Кәккүк”,”Болын”, “Беренче мәхәббәт”. Балачагымның тагы бер якты истәлеге - авылдагы концерт, - дим.

-Дөньяның читенә барсам да шулай, диләр. Сөенеп яшим, гомерем заяга узмаган. Безнең оныклар патефон тыңламас шул, Энгель улым, татар моңын ничек яшәтергә? Хәзер кеше акча артыннан йөгерә, бар да бизнес белән шөгыльләнә. Олыны олы итү, кечене кече итү бетте. Дөнья усаллашты, Илһам  әйтмешли, әзрәк кенә кабәхәтләнде. Кеше кешене күрми, күрше күршене белми. Кеше яхшылык эшләргә курка хәзер. – дип җавап кайтара иде.

Шундый аралашулар аша Әлфия апаның гадилеге, халыкчанлыгы фестивальләргә күчте. Район күләмендәге бәйге үсеп, төбәкара статусын алды, 29 июнь -1 июль көннәрендә Актанышта тәүге тапкыр Халыкара дәрәҗәдә үткәрәбез – фестиваль яңа баскычка күтәрелде. Фестиваль дөнья югарылыгына күтәрелде. 2000 елдан ук бәйгеләргә татарның мәшһүр шәхесләрен жюри итеп чакырдык, шул ук вакытта алар бәйгеләрдән соң мастер-класслар да үткәрделәр. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, һәвәскәр композиторлар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының  традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәре Риф Гатауллин да җырчыларга мастер-класслар үткәрде. Нәтиҗәдә конкурста катнашучыларыбыз озын көйле җырларны җырлый башладылар. “Карурман”, “Әллүки”, Тәфтиләү”, “Сибелә чәчәк”не җырлыйлар хәзер. “Кәккүк” җырын җырлаучы юк иде. Ул да сәхнәгә кайтты.

Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевкә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка Актанышта Әлфия Авзалованың исемен мәңгеләштерүне дәвам итүдәге планнарыбызны әйтеп киңәшләштек,  фикеребезне белдердек. Мәдәният министрлыгы һәм “Салават” җыр театры белән берлектә эш башланды. Бүгенге көндә район мәдәният йорты җырчы исемен йөртә. Мәдәният паркына үзе исән вакытта ук бюст куйган идек. Киләчәктә аерым һәйкәл куярга планлаштырабыз. Актаныш Туган як музеенда Әлфия апа бүләк иткән күлмәкләр, туфлиләр, мәрҗәннәр, алган бүләкләре, орден-медальләре саклана.  Татарстанда бердәнбер булган - сәләтле балалар укучы Актаныш  татар гимназиясендә дә Әлфия Авзалова музеен эшлибез. 1 сентябрьга ачарга планлаштырабыз. Чөнки ул кирәк. Балалар өчен, тәрбия өчен, класс сәгатьләре үткәрү өчен. 26 март көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда балалар өчен тәүге тапкыр “Халкым моңы”  республикакүләм ачык фестиваль уздырдык. Мондый бәйгеләрдә балалар бер-берсен күреп өйрәнәләр, репертуар өстендә эшли башлыйлар. Зуррак бәйгеләрдә үзеңне сынап карау өчен дә этәргеч.

Әлфия Авзалова исемендәге фестивальнең дәрәҗәсен  дөнья югарылыгына күтәрәбез. 29-30  июнь, 1 июль көннәрендә Актанышта узучы фестивальдә  чит илләрдән дә килгән татарлар катнашыр дип көтелә.

Әлфия апа безнең белән, ул безнең эш-гамәлләребездә, күңелләрдә, иҗатыбызда яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International